news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Александр Бортников: Казандагы БРИКС дөньяда глобаль үзгәртеп кору узуын исбатлады

Казандагы БРИКС саммиты хәзер дөньяны ныклап үзгәртеп кору баруын раслады. Нәтиҗәдә глобаль Көньяк һәм Көнбатыш катнашында халыкара иминлек системасы төзелә. Бу процесс Көнбатыш каршылыклары белән очраша, дип белдерде Россия Иминлек федераль хезмәте директоры Александр Бортников. Аның сүзләрен ТАСС китерә.

«Күп поляр сәяси һәм икътисади киңлек формалаша һәм глобаль Көньяк һәм Көнчыгыш илләре катнашында халыкара иминлекнең яңа, «инклюзив» системасы булдырыла», — дип белдерде ул Иминлек органнары һәм разведка хезмәтләре җитәкчеләренең XX утырышы вакытында.

Аның фикеренчә, Көнбатышның моңа каршы торырлык әйбере юк. Шуңа күрә ул «гомуми киеренкелек тудыру» белән шөгыльләнә.

БРИКС саммиты Казанда 22-24 октябрьдә узды. Чарада 30дан артык ил делегациясе катнашты, шуның 20дән артыгы югары дәрәҗәдә тәкъдим ителде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100