Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Александр Бородин: Әгәр без барыбыз да Президент кебек эшләсәк, Россия көчлерәк булачак
«Әгәр без барыбыз да Президент Владимир Путин кебек эшләсәк, Россия көчлерәк булачак», – дип белдерде «ТР Ветераннар берлеге» Республика иҗтимагый оешмасы комитеты рәисе, «Яшь армия» патриотик хәрәкәтенең төбәк штабы җитәкчесе Александр Бородин «Татар-информ»га.
«Мин Владимир Владимирович Путин кебек Президентыбыз булуы белән горурланам. Ул чын күңелдән сөйли, Ватанны ярата, Россияне ярата, һәркемне ярата. Татарстан турында сорауга бик яхшы җавап бирде: безнең республикада барысы да тынычлыкта яши – православлар да, мөселманнар да. Бу чыннан да бәхәссез факт. Мин Татарстанда инде 32 ел яшим, монда генерал дәрәҗәсенә күтәрелдем, балаларымны тәрбияләдем. Минем оныгым хәзер фронтта, командование биремнәрен башкара», — диде генерал Александр Бородин.
Ул Татарстанны бик яратуын билгеләп узды.
«Владимир Владимирович белән туры линия бик җанлы булды. Трансляция якынча биш сәгать дәвам итте, Президентка өч миллионнан артык сорау бирелде. Ул таңнан кичкә кадәр эшли, һәм һәркем аннан үрнәк алырга тиеш. Ул безнең Ватанның чын патриоты. Әгәр без Владимир Путин кебек эшләсәк, Россия тагын да көчлерәк дәүләт булачак», — дип өстәде Александр Бородин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз