Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Александр Белов «Батырлар» программасы турында: Уникаль тәҗрибә тапшырырга телибез
Татарстан Рәисе каршындагы дәүләт хезмәте һәм кадрлар департаменты җитәкчесе Александр Белов «Батырлар. Татарстан Геройлары» киң күләмле һөнәри әзерлек проекты турында сөйләде.
Һөнәри әзерлек программасы буенча уку махсус хәрби операция ветераннарына яңа квалификация турында диплом алырга, шулай ук дәүләт хакимияте органнарында, җирле үзидарә органнарында, дәүләт секторының башка оешмаларында эшләү өчен кирәкле белем, күнекмәләр алырга мөмкинлек бирәчәк. КФУның дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбе программа әзерләгән, ул көндезге модульләрдән, дистанцион дәресләрдән һәм проект остазлары белән эшләүдән тора.
«Өч көн элек программада катнашучылар укуларның дистанцион модуленә кереште. Моның өчен махсус хәрби операция ветераннары махсус курслар уза торган платформа эшләнгән. Катнашучылар Россиянең дәүләт һәм муниципаль идарәсе тарихы, хәзерге заманның төп геосәяси трендлары турында белем ала башлады, шулай ук психология, үз-үзеңне көйләү, коммуникация, системалы фикерләү, командада нәтиҗәле эшләү өлкәсендә актуаль күнекмәләр алалар», - дип уртаклашты Белов.
Беренче көндезге уку модуле 8 сентябрьдә старт ала. Ул дәүләт һәм муниципаль идарә системасына багышлана. Укуда катнашучыларның һөнәри үсешендә муниципаль районнар башлыкларыннан, министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләреннән торган проект остазлары мөһим роль уйнаячак.
«Остазлыкның максаты - уникаль идарә тәҗрибәсен тапшыру һәм махсус хәрби операция ветераннарына укыту программасын үзләштерүдә һәрьяклап ярдәм итү. Алар даими рәвештә остазлар белән очрашачак, киңәшмәләрдә, гражданнарны кабул итүдә, тармак һәм район чараларында катнашачак. Моннан тыш, остазлар тарафыннан тыңлаучыларның хакимият органнарында һәм предприятиеләрдә стажировкалары оештырылачак», - дип сөйләде Александр Белов.
Искәртик, махсус хәрби операция ветераннары һәм катнашучылары өчен «Батырлар. Татарстан Геройлары» республика программасын эшләтеп җибәрү турында 18 февральдә ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов игълан итте. 30 мартта «Батырлар. Татарстан Геройлары» программасының беренче этабы тәмамланды – барлыгы 1604 гариза бирелгән. Гаризаларның күбесе Татарстаннан, әмма Россиянең 33 төбәгеннән 104 гариза бирүче дә бар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз