news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бабаков Рөстәм Миңнехановка: Татарстан халкы сездән башка бүтән кешене күз алдына китерми

Россия Дәүләт Думасы Рәисе урынбасары, депутат Александр Бабаков бүген Казанда Рөстәм Миңнехановның Татарстан Рәисе вазифасына керешү тантанасының кунагы булды.

Чыгышында, ул, иң элек, Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володинның тәбрикнамәсен укыды, аннары үзе исеменнән котлады.

«Күптән түгел Президентыбыз (Владимир Путин – Т.И. иск.) Россия турында әйткәндә, чираттагы тапкыр, аны «бөек» диде. «Бөек» дию ул – Россиянең бөек халкы. Кулга корал тотып, махсус хәрби операциядә ил өчен көрәшүче, икътисади җирлектә көч куючы, Россия куәте теләсә нинди авырлыкларга каршы торырлык булсын өчен барысын да эшләүче халык», – диде Александр Бабаков.

Ул Россиянең барлык территорияләрендә яшәүче күп милләтле халыкның үз хезмәте белән бөек Россияне формалаштыруын билгеләп үтте.

«Татарстан халкы төбәк башлыгы вазифасында сездән башка бүтән кешене күз алдына китерми. Республика үсешен сезгә генә ышанып тапшыралар. Республикада зур потенциал булдырылган, ул Россия куәтен тәшкил итә», – дип ассызыклап мөрәҗәгать итте Александр Бабаков.

«Алга таба да тотрыклык үрнәге булуыгызны, гадәти булмаган карарлар белән эшләвегезне телим. Россиядәге тормыш сыйфаты Татарстанда бик ачык күренә», – дип белдерде депутат.

news_right_1
news_right_2
news_bot