Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
^Александр Авдеев Татарстанны “француз инвестицияләрен җәлеп итү өчен яхшы кыр”, дип саный
^Александр Авдеев Татарстанны “француз инвестицияләрен җәлеп итү өчен яхшы кыр”, дип саный
(Канна, 14 март, “Татар-информ”, Юлия Васильева). “Франциядә Татарстанга зур игътибар күрсәтәләр, аерым алганда Казан юбилее белән бәйле рәвештә кызыксыналар”, - дип билгеләп үтте Франция Республикасында Россия Федерациясенең Гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле Илчесе Александр Авдеев Каннада узучы "MIPIM-2006" XVII Халыкара коммерцияле күчемсез милек күргәзмә-ярминкәсендә Татарстан журналистына биргән интервьюсында. Ул “французлар Казанга таң кала”, - ди, бигрәктә шәһәрнең күп кенә объектларының ничек төзекләндерелүе сокландыра.
“Татарстанны бүген французлар Россия Федерациясенең ышанычлы хокукый кыры булган субъекты буларак карыйлар”, - дип билгеләп үтте Илче. Александр Авдеев Россиядә очышлар белән идарә итү өлкәсендә иң ышанычлылардан саналган “Казан” Халыкара аэропортының Франциянең «Tompson» компаниясе булышлыгында төзелгән иде, дип искәртеп үтте. “Татарстан - бүген француз инвестицияләрен җәлеп итү өчен яхшы кыр”, - дип ассызыклады Александр Авдеев.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз