news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алек Болдуин Камилә Вәлиеваның Пекинда Олимпиададагы чыгышын шәрехләде

Камилә Вәлиева фигуралы шуу буенча Россия җыелма командасы составында команда турнирында Олимпия чемпионы булды.

(Казан, 7 февраль, «Татар-информ»). Америка актеры, «Оскар» номинанты Алек Болдуин Пекинда Олимпиадада Камилә Вәлиеваның чыгышын шәрехләде.

«Золотой глобус» һәм «Эмми» премияләре лауреаты сүзләренчә, Вәлиева кебек спортчылар дөнья матурлыгын күрсәтергә сәләтле.

«Мин Олимпиаданы яратам, чөнки шундый тынычсыз вакытта да, Камилә Вәлиева кебек спортчыларның безгә бер кеше башкаруында бу дөньяның матурлыгын күрсәтүен карау өчен планета туктап кала. Җыр. Поэма. Портрет», — дип язган Болдуин үзенең инстаграмдагы сәхифәсендә.

«Үз тормышыңны бу сәнгатькә багышларга… Камилә Вәлиева, рәхмәт сиңа, бүләгең — бу дөнья өчен җан атучы матурлык өчен», — дип язган артист.

Камилә Вәлиева фигуралы шуу буенча Россия җыелма командасы составында команда турнирында Олимпия чемпионы булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100