Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Алдынгылар Биләр Форум» Биләрдә 800гә якын катнашучыны җыячак
«Алдынгылар хәрәкәте» ел саен оештырыла торган «Алдынгылар Биләр Форум» чарасын үткәрә, анда Татарстанның мәгариф учреждениеләреннән 12-17 яшьлек 800гә якын укучы катнашыр дип көтелә. Форум «Сәләт» хәрәкәте белән бергә Биләр территориясендә инде өченче тапкыр оештырылачак, дип белдерде ТР Рәисе ярдәмчесе һәм «Алдынгылар хәрәкәте»нең Татарстандагы төбәк бүлеге җитәкчесе Тимур Сөләйманов.
Ул искәрткәнчә, «Алдынгылар хәрәкәте» ярдәмендә уеннар, кием-салым һәм уенчыклар җитештерү буенча яңа юнәлешне гамәлгә ашыру быелгы темаларның берсе булачак.
«Шунысы мөһим, балалар форум программасында катнашучылар гына түгел, ә аның тулы канлы автордашлары да булачак! Шул рәвешле, без балаларның форумга карата кызыксынуын арттырырга телибез. Чөнки үз хезмәтең белән син процесска һәм нәтиҗәгә башкача карый башлыйсың бит», - дип искәртте ул.
Белем бирү программасы 27-31 июльдә уза. Ул түбәндәгеләрне үз эченә алачак:
- тренерлар белән остазлык системасын күзаллау турында фикер алышу;
- укучылар үзидарәләрендә тәҗрибә уртаклашу өчен кейс-уен;
- үз эшләрен уңышлы гамәлгә ашыручы чакырылган командалар белән очрашу һәм кунакларның чыгышлары турында фикер алышу;
- социаль инициативалар һәм остазлык эшчәнлеген гамәлгә ашыру күнекмәләрен үстерү өчен мастер-класслар;
- команда формалаштырудан алып шәхси тәҗрибәне тапшыруга кадәр һәр укучыга ярдәм итәрлек ун алым һәм практикадан торган кулланма әзерләү;
- эш нәтиҗәләрен презентацияләү – тәкъдим ителгән активлыклар җыелмасы соңгы продукт булачак, аны уку йортларында сыйныф дәрәҗәсендә гамәлгә ашырырга мөмкин.
Моннан тыш, катнашучыларны спорт чаралары, интеллектуаль турнирлар, иҗади чаралар һ.б. көтә. Командада эшләү осталыгын үстерүгә төп басым ясалачак. Моның өчен программада факультатив сыйфатында «Беренчеләр сәгате» каралган, бу – балалар заявка этабында тәкъдим ителгән инициативаны акция, мастер-класс яки квест рәвешендә гамәлгә ашыра ала торган вакыт.
Хәрәкәтне булдыру турындагы указны 2022 елның җәендә Россия Президенты Владимир Путин имзалады. «Алдынгылар хәрәкәте» Бөтенроссия оешмасының Татарстан бүлеген республиканың элеккеге яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов җитәкләде. «Алдынгылар хәрәкәте» белән берлектә эшләячәк Республика координацион советын төзү турындагы указга 2023 елның 14 февралендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов кул куйды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз