news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алдынгы Мәскәү табиблары бар кешене дә бушлай дәваларга ниятли

Мәскәүдәге “Татар штабы” клубы координаторы Рөстәм Ямалиев медицина ярдәме бушлай һәм татар телендә дә күрсәтелергә тиеш дип саный.

(Казан, 2 апрель, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). Мәскәүдәге “Татар штабы” клубы координаторы Рөстәм Ямалиев сүзләренчә, медицина ярдәме бушлай һәм татар телендә дә күрсәтелергә тиеш. Шул уңайдан алдынгы Мәскәү табиблары бар кешене дә, саф татарча сөйләшкән олы әби-бабайларны да, бушлай дәваларга ниятли, дип әйтте “Татар-информ” хәбәрчесенә Рөстәм Ямалиев.

Бу идея 20 ел элек барлыкка килгән. Бүгенге көндә идея үзгәрешләр кичергән, аңа башкортлар һәм студентлар өстәлгән. “Без Башкортстан Республикасын аермыйбыз. Алар да рәхәтләнеп килә ала, без аларны да дәваларбыз. Медицина институтлары студентлары белән дә эшлибез. Бу 20 ел элек барлыкка килгән идеягә өстәлгән ике яңалык”, - диде Рөстәм Ямалиев.

Аның сүзләренчә, табиблар авыруларны дәвалаганда, медицина өлкәсендә укучы студентлар карап, өйрәнеп торырга тиеш. “Без студентлар белән дә эшлибез. Бу алар өчен файдалы тәҗрибә”, - диде Рөстәм Ямалиев.

Рөстәм Ямалиев сүзләренчә, табиблар, медицина профессорлары авыруларны дәвалый алсыннар өчен, аларга махсус җиһазлы бүлмәләр кирәк. Һәм андый бүлмәләр бөтен Мәскәү буенча булырга тиеш. “Шәһәр читендә торган, рус телендә сөйләшә белмәгән карт әби ничек Мәскәү үзәгендә урнашкан түләүле хастаханәгә килеп җитсен ди ул? Килеп җитми дә ул анда! Шуның өчен без бушлай эшли торган медицина ярдәме бүлмәләре булдырырга ниятлибез. Без милләтчеләр түгел, әмма табиблар ярдәмне татар телендә татарлар өчен дә күрсәтә белергә тиеш. Гомер русча сөйләшмәгән карт әби-бабайларга нишләргә?” - диде Рөстәм Ямалиев.

Аның сүзләренчә, татар кешесенең холкының асылы ватандашларга бушлай ярдәм итүдә. “Пенсиядә булган яхшы табиблар, хәзер дә эшләүче табиблар эштән буш вакытта бушлай ярдәм итәбез, карыйбыз дип торганда, нишләп кешеләргә булышмаска? Табиблар үзләре безнең утырышта тәкъдим иттеләр моны. Без милләтләрне аермыйбыз һәм чагыштырмыйбыз, әмма иң яхшы медицина өлкәсе белгечләре Татарстан Республикасында. Һәм безнең татарларга булышасыбыз килә”, - диде Рөстәм Ямалиев.

4 апрель көнне шушы эшкә кушылырга теләүче бар студент та “Мәскәү штабы” клубында үтәчәк чарага килә ала. Чарада студентлар бер-берсе белән якынрак таныша алачак. “Студентлар, эшли башлаганчы, дуслашырга тиеш. Без бар теләгән студентны да үзебездә көтеп калабыз”, - диде Мәскәүдәге “Татар штабы” клубы координаторы Рөстәм Ямалиев.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100