news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алданган өлешчеләр РФ дәүләт хезмәтләре аша килгән зыянны түләү өчен гариза тапшыра ала

2023 ел уртасыннан дәүләт хезмәтләрендә өлешләп йорт төзүдә катнашучыларга килгән зыянны түләү өчен гариза тутыру мөмкинлеге барлыкка киләчәк. Аннан проблемалы йортлардан, бөлгенлеккә төшкән төзелеш компанияләреннән фатир сатып алган кешеләр файдалана алачак. Бу хакта РФ Хөкүмәте сайты хәбәр итә.

Россия Премьер-министры Михаил Мишустин шул хактагы карарны имзалаган. Әлеге документ нигезендә, өлешкә кереп йорт төзүчеләр гаризага гади яки көчәйтелгән электрон имза белән кул куя алачак. Гаризаны тутырырга кирәкми – анда барлык мәгълүматларны кулланучының профиленнән автомат рәвештә кертәчәкләр.

Министрлар Кабинетында әлеге яңалык торак алырга өлгермәгән өлешчеләргә килгән зыянны түләүне тизләтергә мөмкинлек бирер дип өметләнәләр.

Искәртеп узабыз, бүген мондый гаризаларны «Россия почтасы» яки Территорияләрне үстерү фонды сайтындагы махсус форма аша тапшырырга мөмкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot