news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алдан табибка язылучыларның 26 проценты белгечкә килмәгән

2017 елда дәүләт порталы аша 15 млн тапкыр табибка язылганнар.

Алдан табибка язылучыларның 26 проценты белгечкә килмәгән
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 26 гыйнвар, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр сайты мәгълүматлары буенча, табибка язылучыларның 26 проценты (32683 кеше) язылган көнне белгечкә килмәгән. Бу хакта бүген йомгаклау коллегиясе утырышында Татарстанның сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин хәбәр итте.

"Табибка электрон форматта язылу инде нормага әверелде кебек. 2017 елда 15 млн язылу булган. Шул ук вакытта җитди проблемага да очрадык. Дәүләт хезмәтләре сайты мәгълүматлары буенча, язылучыларның 26 проценты (32683 кеше) табибка килмәгән. Бу мәсьәләдә карарлар кабул ителгән, кешегә табибка килү вакытын искәртеп тору, язылган вакыттан алдан баш тарту мөмкинлеге һәм берничә тапкыр килмәгән очракта сервисны чикләү рәвешендә системаны камилләштерү көтелә. Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы системаны эшләп бетерәчәк", - диде министр.

Гадел Вафин 2017 ел азагында порталда “Медицина учреждениесе эше сыйфатына бәя бирү” сервисы гамәлгә ашырылганын әйтте. "Табибка күренгәч, гражданнар үзләренә күрсәтелгән ярдәмгә бәя бирә ала. Сервистан 130 меңгә якын кеше файдаланган. 90 меңнән артык кеше табиблар эшенә бәя биргән. Сервис аноним формада аерым бер табибның эшен 5 баллы шкала буенча бәяләргә мөмкинлек бирә. 11 нче гыйнварга булган мәгълүматлардан күренгәнчә, барлык медицина оешмалары буенча уртача бәя 4,7 тәшкил итә", - дип белдерде министр. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100