news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алдакчылар шәхси мәгълүматны телефоннан белешүнең яңа ысулын уйлап тапкан

Аферистлар смартфонны куркынычтан саклауда ярдәм тәкъдим итә.

(Казан, 13 август, «Татар-информ»). Аферистлар кешеләрнең шәхси телефоныннан конфиденциаль мәгълүматны алуның яңа ысулын уйлап тапкан. Мошенникларның яңа схемасы турында «Российская газета» яза.

Басма мәгълүматлары буенча, билгесез кеше үзен банк хезмәткәре итеп таныштыра һәм клиентның хисабыннан рөхсәтсез акча күчергәннәр дип хәбәр итә.

«Банк, янәсе, барлык транзакцияләрнең, нигездә, Мәскәү өлкәсе территориясендә башкарылуын күрә. Шуңа күрә акчаны клиент сорыймы икәнен белешеп, ул Ростов өлкәсеннән акча алырга омтылуны чикли», - дип яза басма.

Шул ук вакытта ялган банк хезмәткәре, шик тудырмас өчен, бернинди конфиденциаль мәгълүмат сорамый. Шуның өстенә ул, сезнең смартфонны «куркынычсыз» итүдә ярдәм тәкъдим итә. Шуның белән ул шәхси кабинетына керү софтын өзеп куя.

Операцияне башкару өчен, аферистка өченче як кушымтасының – teamviever ярдәме кирәк. Аның ярдәмендә чит кешенең телефонына тоташырга һәм аның исеменнән теләсә нинди операция ясарга мөмкин.

Бу очракта җинаятьне исбатлау бик катлаулы булачак, чөнки кулланучы аферистларга үз теләге белән махсус номер хәбәр итеп рөхсәтен бирә.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot