news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алдакчылар корбаны булмас өчен финанс грамоталылыгын арттырырга чакыралар

Гражданнарны финанс яктан агарту өчен Россия Банкы махсус ресурс – fincult.info булдырган.

(Казан, 14 июль, «Татар-информ», Алинә Фәйзрахманова). Финанс грамоталылыгын арттыру – мошенникларга эләкмәс һәм үз акчаларыңны пирамидаларда югалтмас өчен иң ышанычлы ысул. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы буенча Милли банк бүлеге идарәчесе урынбасары Нурания Хәйруллина сөйләде.

Спикер билгеләп үткәнчә, гражданнарны финанс яктан агарту өчен Россия Банкы махсус ресурс – fincult.infoбулдырган. Сайтта финанс пирамидасын ничек танырга һәм мошенникларның корбаны булган очракта нишләргә икәнлеген белергә мөмкин.

«Законсыз финанс эшчәнлеген булдырмас өчен Россия Банкы мондый компания сайтларын блокировкалау эшен башлап җибәрә, хокук саклау органнары, шулай ук чит ил җайга салучылары белән хезмәттәшлек итә. Әмма мошенникларга каршы торуның төп факторы – шулай да гражданнарның үзләренең аңлавы һәм финанс грамоталылыгы», - дип искәртте Хәйруллина.

Спикер, мәктәп укучыларының һәм студентларның финанс грамоталылыгын арттыру өчен «Финанс грамоталылыгының онлайн-дәресләре», өлкән яшьтәге халык өчен – «Грамоталы инвестор», ә социаль хезмәткәрләр, пенсионерлар өчен – «ПенсионФГ» проекты тормышка ашырыла, дип сөйләде.

Барлык проектлар да бушлай, аларда теләгән һәркем катнаша ала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100