news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алдагы төндә Җиргә "йолдызлар яңгыры" явачак

13 августка каршы төндә Россиянең Европа өлешендә яшәүчеләр сәгатенә 150гә кадәр Персеид метеор атылуын күзәтәчәк.

(Казан, 12 август, "Татар-информ"). Россиянең Европа өлешендә яшәүчеләр якшәмбегә каршы төндә сәгатенә 150гә кадәр метеор күзәтәчәк: 13 августка каршы төндә Персеид метеор агымы үзенең иң югары чигенә җитәчәк. Бу хакта “Известия” җиткерә.

Мәскәү планетариясе матбугат хезмәтендә “Интерфакс”ка, Ай кимеп килүгә карамастан, Россиянең Европа өлешендә йолдызлар атылу яхшы күренәчәк, сәгатенә 100дән 150гә кадәр метеор атылуын күзәтеп булачак, дип белдергәннәр.

Персеид метеор агымы үз исемен Персей йолдызлыгыннан алган, анда радиант агымы бар, диелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot