Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Алдагы көннәрдә Татарстанда кар һәм көчле җил көтелә
Юлларда бозлавык сакланачак.
(Казан, 15 гыйнвар, «Татар-информ»). Иртәгә, 16 гыйнварда, аязучан болытлы һава торышы көтелә. Урыны белән кар яварга һәм буран чыгарга мөмкин. Җил төньяк-көнбатыштан уртача тизлектә исәчәк.
Төнлә һава температурасы -13..-18 градус, ә көндез -8..-13 градус була. Юлларда бозлавык хасил булырга мөмкин. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.
17 гыйнварда аязучан болытлы һава торышы була. Урыны белән бераз кар яварга мөмкин. Төньяк-көнбатыштан уртача тизлектә искән җил көньяк-көнбатышка юнәлешен үзгәртәчәк. Көндез урыны белән җилнең тизлеге 15-17 метрга кадәр көчәя.
Төнлә һава температурасы -12..-17 градус, аязганда 21 градуска кадәр салкын көтелә. Көндез һава температурасы -7..-12 градус булырга мөмкин.
18 гыйнварда болытлы һава торышы көтелә. Урыны белән кар яварга, буран чыгарга мөмкин. Көньяктан көчле җил исәчәк, көчәйгәндә тизлеге 15-18 метрга кадәр җитәчәк. Төнлә һава температурасы -8..-13 градус фаразлана, көндез - -3..-8 градус.
Синоптиклар юлларда бозлавык турында кисәтә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз