Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Алдагы көннәрдә Татарстанда көчле җил көтелә
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында көчле җилнең бик куркыныч булу мөмкинлеген искәртәләр.
(Казан, 14 апрель, «Татар-информ», Полина Шевчук). Алдагы көннәрдә Татарстанда көньяктан көчле җил көтелә. Бу хакта Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр.
Фаразлаулар буенча, 15 апрельдә көндезге сәгатьләрдән республика территориясендә һәм Казанда җилнең тизлеге секундына 22 метрга кадәр көчәюе көтелә.
Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында җил көчәйгәндә биналардан чыгуны чикләргә киңәш итәләр. Урамда булганда җир асты кичүендә яки подъездларда яшеренергә кирәк, элмә такталар һәм билбордлар астында, шулай ук йорт диварлары янында торырга ярамый. Электр линияләре астында басып тору шулай ук бик куркыныч.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз