news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алдагы ике елда Татарстанда ун сөтчелек комплексы төзелеше ниятләнә

Узган елда 6400 башка 16 сөтчелек комплексы файдалануга тапшырылган.

(Казан, 10 февраль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Алдагы ике елда Татарстанда 9700 башка тагын яңа ун сөтчелек комплексы төзелеше планлаштырылган. 

«Узган елда 6400 башка 16 сөтчелек комплексы файдалануга тапшырылган. Бу елына өстәмә 40 мең тонна сөт алу мөмкинлеге бирде», — диде ТР Премьер-министры урынбасары-авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров йомгаклау коллегиясе утырышында.

Ул якындагы ике елда 24 мең баш терлеккә 23 инвестицион проект гамәлгә ашырылачагын әйтте.

«Татарстан үзен терлекчелек продукциясе белән тулысынча тәэмин итә. Җан башына куллану нормаларыннан сөт буенча — 37, ит буенча 25 процентка күбрәк җитештерәбез», — дип белдерде министр.

Марат Җәббаров соңгы елларда тармакның инвестицион яктан кызыклылыгы артканын билгеләп узды. «Сөтчелек фермалары һәм комплексларын төзү һәм модернизацияләү, аларны югары технологияле җиһазларда эшләүгә күчерү эше дәвам итә», — диде.

news_right_1
news_right_2
news_bot