Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Алдагы ике елда Татарстанда 10 яңа сөтчелек комплексы төзергә җыеналар
«Заманча сөтчелек комплекслары төзелеше сөт җитештерүне арттырырга мөмкинлек бирә һәм ел саен 2-3 процент дәрәҗәсендә үсеш тәэмин итә», — диде авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов/
(Казан, 14 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). 2021-2022 елларда Татарстанда тугыз мең баш мөгезле эре терлеккә 10 яңа сөтчелек комплексы төзергә җыеналар.
«Заманча сөтчелек комплекслары төзелеше сөт җитештерүне арттырырга мөмкинлек бирә һәм ел саен 2-3 процент дәрәҗәсендә үсеш тәэмин итә», — диде авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов парламентның Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышында.
Ул 2021-2022 елларда 22 мең баш терлеккә исәпләнгән 19 инвестицион проект гамәлгә ашырылуын искәртте. 2020 елда 6,4 мең баш терлеккә 16 яңа ферма төзелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз