news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алдагы ике елда татар теле һәм әдәбиятыннан яңа дәреслекләр федераль исемлеккә кертеләчәк

2019 елда 1-4 сыйныфлар, 2020 елда 5-9 сыйныфлар өчен татар теле һәм әдәбиятыннан яңа төр дәреслекләрне кулланылышка кертү ниятләнә.

Алдагы ике елда татар теле һәм әдәбиятыннан яңа дәреслекләр федераль исемлеккә кертеләчәк
архив/Рамиль Гали

(Казан, 8 ноябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Алдагы ике елда татар теле һәм әдәбиятыннан яңа дәреслекләрне федераль исемлеккә кертү ниятләнә. Бу хакта бүген Дәүләт Советында Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Илсур Һадиуллин әйтте.

Аның әйтүенчә, бүген Татарстан мәктәпләрендә татар теле һәм әдәбиятыннан федераль исемлеккә кертелгән 64 дәреслек һәм экспертиза үтеп, шул исемлеккә кертелүгә әзер булган 49 уку кулланмасы файдаланыла. 

“Туган телләрне укыту методикаларын камилләштерү максатыннан, хәзерге вакытта дәүләт теле буларак татар теленнән якынча укыту программасы әзерләнде. Туган (татар) тел һәм татар әдәбияты буенча 1-9 сыйныфлар өчен якынча укыту программалары экспертиза үтеп, якын арада каралачак”, - диде Илсур Һадиуллин.

Аның сүзләренчә, якынча программалар нигезендә, Мәгарифне үстерү институты, Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты автор коллективлары яңа буын уку-методик комплектларын эшләүгә керешкән. Сыналганнан соң, бу дәреслекләр федераль исемлеккә кертүгә тәкъдим ителәчәк. 

“Хәзер мәктәпләрдә татар телен ата-аналар сайлавы буенча укыталар. Белем бирү оешмалары үзләре программа сайлый. Яңа дәреслекләргә килгәндә, галимнәр татар телен начар һәм яхшы белгән рус телле аудитория өчен дәреслек язу белән шөгыльләнә. 2019 елда башлангыч мәктәп, 2020 елда 5-9 сыйныфлар өчен чыгар дип уйлыйм”, - дип ачыклык кертте Илсур Һадиуллин.

Ул, яңа технологияләр турында сүз барганда, барлык предметлардан дәреслекләр алмашыначагын әйтте. Яңа дәреслекләрдә күбрәк сөйләм теленә игътибар биреләчәк.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100