Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Алдагы фаразлау буенча, Казанда шартлауның сәбәбе – үз-үзенә кул салу – ТР буенча ЭЭМ
Шартлау Сара Садыйкова урамындагы торак йорт ишегалдында булды
(Казан, 20 ноябрь, «Татар-информ», Юлия Ревина). ТР буенча ЭЭМ рәсми вәкилләре бүген көннең беренче яртысында Сара Садыйкова урамындагы шартлауның якынча сәбәпләрен әйттеләр.
Исегезгә төшерик, Россия ЭЭМ Казан буенча идарәсенә шартлау турында хәбәр якынча унике тулырга егерме минутта килеп ирешкән.
“Татар-информ” МАна ТР буенча ЭЭМ матбугат хезмәт хәбәр итүенчә, алдагы фаразлау буенча, Сара Садыйкова урамындагы торак йортның ишегалдында ачык шартлау җайланмасы шартлаган. Фаҗиганең якынча сәбәбе – үз-үзенә кул салу.
Булган мәгълүмат буенча, һәлак булган ир-ат соңгы ике атна дәвамында алкоголь эчемлекләр кулланган, ә бүген иртән тормыш иптәше белән талашкан. Һәлак булган 1973 нче елда туган, элек берничә тапкыр җинаять җаваплылыгына тартылган.
Урында экспертлар, ЭЭМ, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм Федераль куркынычсызлык хезмәте хезмәткәрләре эшләүләрен дәвам итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз