news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алдагы дүрт елда Татарстан Кинематографистлары берлеген Илдар Ягъфәров җитәкләячәк

Алдагы дүрт елда Татарстан Кинематографистлары берлеген Илдар Ягъфәров җитәкләячәк

Алдагы дүрт елда Татарстанда Кинематографистлары берлеген кинорежиссёр Илдар Ягъфәров җитәкләячәк.

Бүген Казанда Россия Кинематографистлар берлегенең Татарстан бүлеге үзенең чираттагы XIII отчет-сайлау конференциясе узды.

Утырышка Россия Кинематографистлар берлегенең Татарстан бүлегендә әгъза булып торган 55 кинематографисттан 41 кеше килгән иде.

Сайлауга 2015 елдан бирле Берлекне җитәкләгән Илдар Ягъфәров кандидатурасы һәм альтернативалы өчен икенче кандидат буларак Олег Суров куелды. 38 тавыш белән Илдар Ягъфәров сайланды.

Отчет-сайлау җыелышы Берлекнең офисында – «Татаркино» янәшәсендәге бинада узды.

news_right_1
news_right_2
news_bot