news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алдагы өч сәгатьтә Татарстанда көчле буран булачак

Машина йөртүчеләргә бик сак булырга, кисәк туктамаска һәм куркыныч маневрлар ясамаска киңәш ителә.

Алдагы өч сәгатьтә Татарстанда көчле буран булачак
архив / Михаил Захаров

(Казан, 25 март, «Татар-информ»). Татарстанда буран аркасында шторм турында кисәтү тараттылар. Алдагы өч сәгатьтә көчле буран башланып, көн ахырына кадәр дәвам итәчәк. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

«Бүген ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенә куркыныч метеорологик күренеш турында кисәтү килде. Якындагы өч сәгатьтә көчле буран башланып, көн ахырына кадәр дәвам итәчәк. Бик күп кар явуы көтелә», - дип хәбәр иттеләр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә машина йөртүчеләргә бик сак булырга, имин тизлектә хәрәкәт итәргә, кисәк туктамаска һәм куркыныч маневрлар ясамаска киңәш итәләр.

Җәяүлеләргә юл аша чыкканда аеруча игътибарлы булырга, транспорт агымына таба хәрәкәт итәргә һәм киемдә яктылыкны кире кайтара торган элементлар кулланырга кирәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100