Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Алдагы биш елга ТР социаль-икътисади үсешенә кагылышлы яңа программа әзерләнә
Документ 1 декабрьгә ТР Хөкүмәте һәм парламенты каравына тапшырылырга тиеш
(Казан, 2 март, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Агымдагы ел ахырында “2005-2010 елларга ТР социаль-икътисади үсеше” программасының гамәлдә булу вакыты тәмамлана. Хәзер республикада алдагы 5 еллыкка яңа программа эшләнә. Ул 1 декабрьгә ТР Хөкүмәте һәм парламенты каравына тапшырылырга тиеш. Бу хакта бүген Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР икътисад министры Марат Сафиуллин хәбәр итте.
Ул белдергәнчә, гамәлдәге программа республиканың социаль-икътисади үсеш фаразларын билгеләгән өченче документ. Тәүге документ 1996 елда кабул ителгән иде. “1996-2001 елларга ТР социаль-икътисади прогрессы” программасы республикада яңа типтагы икътисад формалаштыруга нигез салды. “2002 елда кабул ителгән икенче программаны гамәлгә ашыру барышында чираттагы 5ел эчендә икътисадта структур үзгәрешләргә ирешелде. Татарстанда нефть химиясе, нефть эшкәртү кебек тармакларның ныклы үсеш алуы нәтиҗәсендә, эшкәртү секторының өлеше кинәт артты. Шул сәбәпле, икътисади тотрыклылык сизелерлек күтәрелде”, -ди министр. 2005-2010 елларга исәпләнгән социаль-икътисади үсеш программасын ул киләчәк икътисадын формалаштыру, инновация институтларын үстерү өчен нигез дип саный.
2011-2015 елларга исәпләнгән яңа программага килгәндә, ул икътисадның югары технологияле секторларын формалаштыруга хезмәт итәчәк. Агымдагы елның 1 маена кадәр бу яңа документның министрлыклар белән бергә үсеш фаразларын эченә алган нигезе эшләнергә тиеш. Аннан соң документ буенча җәй айлары-көз башларында иҗтимагый тыңлаулар уздырырга уйлыйлар. Шулар нигезендә документка төзәтмәләр, өстәмәләр кертеләчәк. Аннан соң программа Хөкүмәт белән парламентка юллана.
Узган программалар, нигездә, тармак программаларының берлегеннән гыйбарәт булган. Монысында исә ике төп фактор алга чыгарыла. Алар- конкурентлык һәм тормыш дәрәҗәсе.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз