news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алдагы биш елда Татарстанда табибларга кытлык проблемасын тулысынча хәл итү ниятләнә

Быел «Авыл табибы» программасы буенча түләүләр арткан.

Алдагы биш елда Татарстанда табибларга кытлык проблемасын тулысынча хәл итү ниятләнә
архив/Михаил Захаров

(Казан, 30 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда медицина хезмәткәрләренә ихтыяҗ проблемасы тулысынча 2024 елга хәл ителер дип көтелә. ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.

Аның сүзләренчә, быел республикага медицина тармагына 300 ләп табиб алу ниятләнә. «Сәламәтлек» илкүләм проекты кысаларында 1500 табиб җәлеп итәргә уйлыйбыз, шул рәвешле биш елда кискен кытлык проблемасын бетерергә тырышачакбыз», — диде.

Илдар Фатыйхов табибларны җәлеп итүгә социаль ярдәм чаралары эшкә җигеләчәген әйтте. Бер тапкыр бирелә торган акчалар турында искәртте. Ул табибка 1 млн сум, фельдшерга 500 мең сум тәшкил итә иде. Шул рәвешле, былтыр 78 табиб, 22 фельдшер эшкә килгән. Программа гамәлдә булган вакыттан алып, Татарстанда барлыгы 629 табиб кабул ителгән. «Быелгы яңалык — акчалар күләме артты», — диде министр урынбасары.

Медицина өлкәсенә эшкә кергән табибларга 1,5 млн сум, фельдшерларга 750 мең сум бирү күздә тотыла. «Бәяләрнең индексациясе бара, шуңа күрә быелдан сумма артты. 85 табибны, 10 фельдшерны кабул итәр өчен акча бар», — диде Илдар Фатыйхов.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100