news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алдагы 5 елда Балык Бистәсе районының авыл хуҗалыгы лидерлары арасына чыгу мөмкинлеге бар

Бүген ТР Президенты Минтимер Шәймиев Балык Бистәсе районында эш сәфәрендә булды

(Казан, 14 гыйнвар, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Бүген ТР Президенты Минтимер Шәймиев Балык Бистәсе районында эш сәфәрендә булды. Әлеге авыл-хуҗалыгы районы моннан 2 ел элек кенә республика районнары арасында иң соңгы урыннарда бара иде. Районга яңа хакимият җитәкчесе билгеләнгәннән соң, биредә уңай якка сизелерлек үзгәрешләр башланган. Аның нәтиҗәләре авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү һәм реализацияләүдә дә үзен ачык сиздерә.

Татарстан башлыгы районга сәфәрен “Кама агрофирмасы” ҖЧҖ Казаклар авылындагы товарлыклы-сөтчелек комплексын караудан башлады. Әлеге комплекс нәселле таналар үрчетү, сөт җитештерү буенча махсуслашкан. Ул 500 баш терлеккә исәпләнгән 3 сыерлар абзарын эченә ала. Кайчандыр иске корылмалар булган бу тораклар “Кама агрофирма”сы карамагына күчерелгәч (“Вамин”га карый), заман таләпләренә туры китереп танылмаслык итеп үзгәртелгән. Биредә үк Президентның районда эшләүче инвесторлар белән очрашуы да узды. Анда сүз, нигездә, төбәктә авыл хуҗалыгын үстерү хакында барды. Республика башлыгы белдергәнчә, бүген эшләгән кешегә барлык мөмкинлекләр тудырылган. Минтимер Шәймиев инвесторлар алдына терлекләрнең баш санын арттыру, үзебездә җитештерелә торган авыл хуҗалыгы продукциянең күләмен арттыру һәм иминлеген тәэмин итү бурычын куйды.

Президент 2009 елның, икътисади кыенлыклар шартларында узуга карамастан, республика терлекчеләре өчен уңышлы тәмамлануын билгеләп узды. Шул рәвешле алар, “2008-2010 елларда ТР авыл хуҗалыгын үстерү” дәүләт программасына салынган бурычларны үтәүгә ирешкән.

Авыр елларда да югары күрсәткечләргә ирешә алу республика җитәкчелегенең авыл хуҗалыгы тармагына булган зур игътибары нәтиҗәсе. Республика башлыгын сәфәрдә озатып йөргән Премьер-министр урынбасары-Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов сүзләренә караганда, узган ел сөтчелек тармагы өчен аеруча уңышлы булган. 2009 елда ил күләмендә сөт җитештерү күләме 170 мең тоннага арткан булса, шуның 90 мең тоннасы Татарстан өлешенә туры килә. Узган ел дәвамында авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм крестьян хуҗалыкларында сөт җитештерү күләме 5 процентка артып, 1 млн. 230 мең тоннага җиткән. Бер сыердан уртача 4807 кг сөт савып алынган. Марат Әхмәтов белдергәнчә, быел бу күрсәткечне 5 мең кг нан да ким итмәскә дигән бурыч куела. Моңа ирешү реаль әйбер. Моның өчен 2010 ел дәвамында көнлек савым күләмен чама белән 1 кг га арттырырга кирәк булачак. Сөт җитештерүдә генә түгел, аны реализацияләү күләменең дә 18 процентка артуы күзәтелгән. Республика җитәкчелеге билгеләп узуынча, үткән елның ноябреннән бирле сөтчелек тармагы үсеше өчен аеруча уңай шартлар күзәтелә. Шуңа да быел Татарстан терлекчеләре алдына сөт җитештерү күләмен 2 млн. тоннадан да ким итмәскә, Россиядә җитештерелгән әлеге төр продукция күләмендә аның өлеше 10 проценттан да ким булмаска тиеш дигән бурыч куела.

Бу бурычны үтәүгә Балык Бистәсе предприятиеләре һәм хуҗалыклары да зур өлеш кертергә җыена. 1980 елларда республиканың авыл хуҗалыгы лидерлары сафында булган бу район соңгы елларда иң артка калган иде. Төбәк республика буенча уртача күрсәткечтән 2 тапкырга кимрәк продукция җитештерә. Җитәкче итеп якташлары Илһам Вәлиев билгеләнгәч, районда оештыру-структура ягыннан җитди үзгәрешләр башланган. Авыл хуҗалыгына “Вамин”, “Кызыл Шәрык” кебек җитди инвесторлар килгән. Уңай нәтиҗәләр күз алдында. Терлекчелек продукциясен сатуны 30-35 процентка үстерә алганнар. “Шушындый старт булганда, якындагы ике елда район авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү күләмен 2 тапкырга арттырып, республика буенча уртача күрсәткечкә чыгар дип уйлыйбыз. Төбәк халкының эшне оештыру һәм алып баруга сәләтле булуы моңа ышаныч бирә. Шушы темплар дәвам иткәндә, Балык Бистәсе алдагы 5 елда авыл хуҗалыгы лидеры дигән исемен кайтара ала”, - ди Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100