Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Алдагы 10 елда Россиядә табигый бәла-казаларның саны 2 тапкыр арту ихтималы бар
Сергей Донской Россиядә төрле куркыныч табигать күренешләреннән килгән зыянны 30-60 миллиард сумга бәяләде
(Казан, 6 февраль, «Татар-информ»). Россиядә алдагы 10 елда табигый бәла-казалар саны 2 тапкыр артырга мөмкин. Бу хакта РФ табигый ресурслар һәм экология министры Сергей Донской министрлыкның 15нче Тотрыклы үсеш саммитында чыгыш ясаганда белдерде.
"Россиядә 1990 елдан башлап 2010га кадәр куркыныч табигать күренешләр саны 4 тапкыр диярлек артты һәм елга якынча 6-7 процентка күбәя бара, дип китерә аның сүзләрен ТАСС. - Соңгы елларда зур күләмле табигый бәла-казалар, иң беренче чиратта, су басулар һәм урман янгыннары саны берничә тапкыр артты. Россия галимнәре мәгълүматларына караганда, алдагы 10 елда куркыныч табигать күренешләр саны 2 тапкыр артачак".
Донской шулай ук Россиядә төрле куркыныч табигать күренешләре аркасында килгән еллык зыянны 30-60 миллиард сумга бәяләде (тулаем эчке продуктның 0,07-0,15 проценты).
Аның сүзләренчә, 2013 елда Россия территориясендә күзәтелгән табигый бәла-казаларның саны 963кә җиткән. "Бу 2012 ел белән чагыштырганда бераз кимрәк, ул чакта 987 бәла-каза теркәлгән, аларның 476сы 200 миллиард сумнан артык зыян китергән һәм 190 кешенең гомерен өзгән", - дип белдерде министр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз