news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алда торган уеннарда хәлне үзгәртергә тиешбез – Магомед Оздоев

«Рубин» командасы ярымсакчысы, футболчылар тырыша, команда «кара полоса»дан гына котыла алмый, дип саный.

(Казан, 17 ноябрь, «Татар-информ», Фәрит Салихов). 18 ноябрьдә Тулада «Арсенал» командасына каршы уенга әзерлек уңаеннан үткәрелгән ачык күнегүләр вакытында «Рубин» клубы уенчысы, ярымсакчы Магомед Оздоев алда торган матчтан ни көтүе хакында җиткерде.

«Тәнәфесне һәр кеше үзенчә кабул итә. Тыгыз графиктан соң, берничә көн ял бирелгәнлектән, тәнәфестә бераз ял итеп алырга җай чыга. Тулаем алганда, без яхшы гына эшләдек, хәзер һәр уенда һәр очко өчен көрәшәчәкбез», – диде Магомед Оздоев.

Футболчы фикеренчә, чемпионатта команда һөҗүмчеләренең уеннарда гол кертә алмавы – вакытлы күренеш.

«Күнегүләр вакытында голлар кертәләр, уеннарда да кертә башларбыз, дип ышанам. Голлар һәрвакыт җиңелдән бирелми. Шуңа да һөҗүмчеләргә, ярымсакчыларга акланырлык сәбәп эзләргә кирәкми. Команда белән эшләгәндә, нәтиҗә дә булачак», – ди уенчы.

Аның сүзләренчә, нәтиҗәгә ирешә алмау системалы проблема түгел.

«Минем уйлавымча, без «кара полоса»га кердек. Мөмкинлекләр бар, голлар гына кертергә кирәк. Якындагы матчларда голлар кертә башларбыз, дип уйлыйм. Килеп туган хәлне үзгәртергә тиешбез», – диде Магомед Оздоев.

Сүз уңаеннан, 16 турдан соң «Арсенал» 23 очко белән 7 нче, 19 очкосы булган «Рубин» 10 нчы баскычта бара. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100