news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алда торган уенга күтәренке рухта әзерләнәбез – Хавьер Грасия

"Рубин" футбол командасы баш тренеры “Краснодар”га каршы уенга әзерлек турында сөйләде.

Алда торган уенга күтәренке рухта әзерләнәбез – Хавьер Грасия
Ильнар Тухбатов

(Казан, 13 апрель, “Татар-информ”, Фәрит Салихов). Казанның “Рубин” футболчылары бүген клуб базасында ачык күнегүләр уздырды. Команданың баш тренеры Хавьер Грасия “Рубин”ның 15 апрельдә “Краснодар”га каршы уенга  әзерлеген бәян итте.

“Сүз дә юк, узган матч нәтиҗәләре безнең кәефне төшерде. Ләкин без алда торган уенга күтәренке рухта әзерләнәбез. Хәзер команда бар игътибарын эшкә юнәлтә. “Краснодар” белән уенга оптимистик рухта әзерләнәбез”, – диде Хавьер Грасия, Россия кубогыннан төшеп калуга китергән ярымфинал матчын һәм чемпионат аутсайдеры – “Томь” белән тигез исәпкә уйнауны искә алып.

Шулай да баш тренер алда торган матчка тактик әзерлекне сер итеп калдырырга тырышты.

“Безгә каршы “Краснодар”ның ничек уйнаячагын беләсезме? Юк. Мин дә белмим. “Краснодар” – яхшы формалашкан команда. Европа кубогы ярышларында һәм Россия чемпионатында охшаш схема буенча уйный. Безнең уенга килгәндә, соңгы матчларда бераз тактик үзгәрешләр булды. Ләкин алда торган матчта нинди схема буенча уйнарга җыенуыбызны алдан әйтмим. Матчка ныклап әзерләнәбез”, – диде баш тренер.

Соңгы уеннарда “Рубин” капкасына тупларның күпчелеге үзәк һөҗүмчеләрнең ялгышы аркасында кертелә. Бу уңайдан испан тренерына “Локомотив”ка китеп барган Соломон Кверквелия хакында искә төшерделәр. Үкенмиме, янәсе.

“Команданың нәтиҗәләре начар икән, төрле сәбәпләр аркасында составта булмаган уенчылар искә алына. Әйдә, аларны юксынмыйк, ә кул астындагы уенчыларның уенын яхшырту өстендә эшлик, – диде Хавьер Грасия. – Сакта Олег Кузьмин ник уйнамыймы? Чөнки Мориц Бауэр бар”.

Сүз уңаеннан, баш тренер клуб президенты Илсур Метшинның үзенә булган ышанычына рәхмәт белдерде. “Шул ук вакытта тренер буларак үз эшемә җитди карыйм һәм нәтиҗәнең төп күрсәткеч булырга тиешлеген беләм”, – диде ул. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100