news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алда торган уенда җиңү яулау гаять мөһим булачак – Хавьер Грасия

"Рубин" футболчылары Россия чемпионатының икенче өлешенә әзерләнә.

(Казан, 3 март, "Татар-информ", Фәрит Салихов). 6 мартта Казанның "Рубин" футболчылары Россия чемпионаты кысаларында Махачкалада җирле "Анжи" командасы белән очраша. "Рубин"ның баш тренеры Хавьер Грасия бүген шул уңайдан уздырылган матбугат конференциясендә алда торган матчка карата үз фикерен җиткерде.

"Команданың кәефе күтәренке. Әмма бу Россия кубогы ярышларындагы җиңү белән генә дә бәйле түгел. Әйе, без Кубокның алдагы раундына уздык, ярымфиналда уйнаячакбыз. Әмма без хәзер Россия чемпионатында алда торган матч турында уйлыйбыз. Хәзер без тәнәфес алдыннан алган яхшы гына тизлекне чемпионатта кабат эшкә җигәргә телибез. Безнең максат – турнир таблицасындагы хәлне яхшырту", – ди Хавьер Грасия.

Испания тренеры "Рубин"ның имгәнгән уенчылары турында да мәгълүмат бирде. "Алекс Сонг инде гомуми төркемдә шөгыльләнә, – диде ул. – Ә Рубен Рочина әле командага булыша алмый. Калган футболчылар яхшы хәлдә".
 
Хавьер Грасия чемпионатның калган өлешенә бурыч-максатлар турында да әйтте.
 
"Бик алга карап, сезон азагында нинди урында булачагыбызны фаразлыйсы килми. Әмма алда торган матчта өч очко яуларга тиешлегебезне беләм. Бу – мөһим!" – диде остаз.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100