news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алда ике уен бар, аларга ышаныч белән карыйм – Корбан Бердыев

"Рубин" футболчылары ЦСКА командасына оттырды.

(Казан, 26 ноябрь, “Татар-информ”, Фәрит Салихов). Уен язмышын көндәш команданың беренче булып гол кертүе хәл итте, дип җиткерде “Рубин” командасы баш тренеры Корбан Бердыев. Әлеге фикерне ул ЦСКА командасына каршы уеннан соң уздырылган матбугат конференциясендә әйтте.

“Уенның голга кадәр баруы аңлашыла иде. Кем беренче булып гол кертә, сакны оештыруда өстенлеккә ия булачак. Кызганыч, ЦСКА беренче булып гол кертте, ә без берни дә оештыра алмадык”, – диде Корбан Бердыев.

Баш тренер сүзләренчә, голга һәм безнең капкага пенальти башкаруга китергән мизгелләрдә сакчы Владимир Гранатны гына гаепләргә ярамый.

“Гранатның гаебе юк, һөҗүмче бик төгәл уйнады. Ә пенальтига бәйле очракка килгәндә, аның башка варианты юк иде: йә тибәргә юл кую, йә тупны алырга омтылу”, – диде Бердыев.

Корбан Бердыев команданы әлеге упкыннан коткарырга мөмкин, дип саный.

“Кышкы тәнәфескә кадәр ике уен бар. Һәм без аларга ышаныч белән карыйбыз”, – диде ул.

Казанның “Рубин” футболчылары Россия чемпионатының 18 нче тур уенында Мәскәүнең ЦСКА командасына оттырды (0:1).

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100