news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлбир хәзрәт Крганов: Милләтебезнең 2 терәге бар - ислам һәм татар теле. Аларсыз булмый

Узган атнада Казанга Россиянең 77 төбәгеннән барлыгы 1000нән артык дин әһеле җыелды. Җыенның пленар утырышында Россия мөселманнары Дини Мәҗлесе рәисе, Мәскәү шәһәре, Үзәк төбәк һәм Чувашия республикасы мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов чыгыш ясап, үз фикерләре белән уртаклашты.

Әлбир хәзрәт Крганов: Милләтебезнең 2 терәге бар - ислам һәм татар теле. Аларсыз булмый
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Барыбыз да татар телендә сөйләшүләр саны кимүгә борчылабыз.

Үткән ел Рөстәм Миңнеханов: «Безнең милләтнең 2 терәге бар – ислам һәм татар теле. Алар – безнең киләчәк, аларсыз булмый», – дигән иде. Дини, рухи, гражданлык нигезләрен югалткан халык тарих сәхифәләрендә генә сакланып калырга мөмкин.

Шәһәрләрдә татар теле мохите зәгыйфьләнә һәм, татар телен саклап калу өчен, мәктәпләрдә һәм гаиләләрнең потенциалыннан тулырак файдаланырга, күп телле мәктәпләр ачу практикасын кулланырга һәм татар телендә мәчетләрдә курслар оештыруны мөһим дип саныйбыз.

Дин әһелләре җыенының пленар утырышында яңгыраган фикерләрне «Интертат» сайты өчен Гөлүзә Ибраһимова һәм Энҗе Габдуллина язды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100