news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлбир хәзрәт Крганов: Исламның дәрәҗәсен арттырган кешеләргә Аллаһ дәрәҗәләрен бирә

Россия мөселманнары Дини җыены Рәисе Әлбир хәзрәт Крганов Ислам үсеше өчен тырышып йөргән кешеләргә Аллаһы Тәгаләдән дәрәҗәләр бирелүен билгеләп узды.

"Пәйгамбәр хәдисләрендә гел укыйбыз: Аллаһ юлында никадәр иҗтиһад белән хезмәт итсәң, җәннәтләрдә олы дәрәҗәләр бирермен, дигән. Җәннәттә генә түгел, ул бу дөньяда да күренә. Дингә якыная барган саен, исламның дәрәҗәсен арттырырга тырышкан саен, Коръән Кәримгә хезмәт итү - боларның нәтиҗәсе буларак, Аллаһы Тәгалә шуны эшләгән кешеләребезгә олы дәрәҗәләрен бирә", - дип әйтте Әлбир хәзрәт Крганов. 

Ул Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның да Хаҗга, Гомрәләргә барганын искәртте. "Аллаһы Тәгалә Кәгъбәтулла ишекләрен дә ачты", - диде. 

Әлбир хәзрәт Татарстан дәрәҗәсенә дә игътибар юнәлтте. "Күпме генә төбәкләр булса да, чит илдән кунакларны дәшү, Россия исеменнән бу эшне башкару Татарстанга ышанып тапшырылды. Татарстан җитәкчелеге бу эшне башкара ала", - диде. 

"Өченче көнне Президентыбыз Владимир Путин милләтара советны уздырган вакытта, Кырымдагы мәчетне салу турында да әйтеп узды. Аның тарафыннан, бөтен халыкларга эчтән ныгырга, нигезен ныгытырга кирәк, дип әйтелде. Без, имамнар, бу теләкне, өндәүне үтәп, илебезнең нигезен ныгытып хезмәт итәбез. Бу эшләребездә Аллаһы Тәгалә ярдәм бирсә иде", - дигән теләген җиткерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100