news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлбир хәзрәт Крганов дин әһелләренә: Рухи һәм дини кыйммәтләребезне бергә саклыйк

Әлбир хәзрәт Крганов дин әһелләренә: Рухи һәм дини кыйммәтләребезне бергә саклыйк
Владимир Васильев

Россия мөселманнары Дини җыены рәисе, Мәскәү шәһәре, Үзәк төбәк һәм Чувашия Республикасы мөфтие, Россия Федерациясенең Иҗтимагый палатасы әгъзасы Әлбир хәзрәт Крганов XIII Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы делегатларына мөрәҗәгать итеп, рухи һәм дини кыйммәтләребезне бергә сакларга өндәде.

Мөфти «Милли тормыш һәм дин» XIII Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы пленар утырышында чыгыш ясады.

«Рухи һәм дини кыйммәтләребезне бергә саклыйк, чөнки без аларны саклаган очракта гына, алар безне саклаячак. Көнбатышның Россияне яратмавының сәбәбе билгеле. Россия үзенең тарихи гореф-гадәтләренә тугры кала бирә. Бүгенге көндә территория өчен түгел, ә рухи кыйммәтләр, динсезлеккә каршы көрәш бара. Көнбатыш илләре күптәннән Россия һәм ислам илләре арасында коткы салмакчы булып торды. Россия ислам дошманнарының йөз еллык планнарын бозды. Иран, Пакистан, Төркиядә иҗтимагый тормышны какшату талпынышлары юктан гына барлыкка килде дип уйлыйбызмы? Бу – кешелек, аерым алганда, ислам дөньясы өчен зур сынау», – диде ул.

Аның сүзләренчә, җәмгыятебезнең бердәмлеген саклау – киләчәк буын алдындагы изге бурыч.

«Илне икътисад кына аякта тота алмавын аңлыйбыз. Аның белән төрле уеннар уйнарга, яраклаштырырга тырышалар: санкцияләр, чикләүләр кертелә, активлар, милек «туңдырыла». Безнең җаннарны беркайчан да богауга утырта алмаслар. Халкыбызның гасырлар буе чарланган рухын да сындыра алмаслар. Шуңа күрә алар Аллаһ сүзе һәм намус кушуы белән яшәгән халыклардан курка. Батыр йөрәкле җитәкчеләребез, Ватанны сөя торган халкыбыз булганда, барлык сынауларны уза алачакбыз», – дип сөйләде мөфти.

.

 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100