news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлбир Крганов: Көнбатыш актив рәвештә русофобия һәм исламофобия идеологиясен тарата

Көнбатыш илләре Россиягә ят рухи-әхлакый ориентирлар көчләп тагарга тырыша һәм исламофобия идеологиясен тарата, дип белдерде Россия мөселманнары Дини җыены рәисе Әлбир Крганов Санкт-Петербургтагы II Халыкара дини саммитта.

Аның сүзләренчә, Көнбатыш илләренең хәрәкәтләре рухи өлкәгә генә түгел, ә дини һәм милли мөнәсәбәтләргә дә кагыла.

«Көнбатыш илләренең рухи деградациясе безгә ялган кыйммәтләрне һәм кешелек арасындагы бозыклыкларны агрессив рәвештә көчләп тагу, идарә ителә торган хаос булдыру сәясәтен рухи-әхлакый кыйммәтләр, дини һәм милли мөнәсәбәтләр өлкәсенә күчерергә маташу белән үрелеп бара, алар русофобия, исламофобия, сепаратизм һәм экстремизм идеологиясен актив рәвештә тарата», – диде Крганов.

Ул шулай ук традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрне саклап калу һәм аларны яшь буынга тапшыру буенча уртак эш алып бару зарурлыгын искәртте.

news_right_1
news_right_2
news_bot