news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлбир Крганов: Төп йортыбызда хәер-догалар кылып күрешүебез - Аллаһның олы нигъмәте

Россия мөселманнары Дини мәҗлесе рәисе, Мәскәү шәһәре, Үзәк төбәк һәм Чувашия республикасы мөфтие Әлбир Крганов изге Болгар җирен «төп йорт» белән чагыштырды. Бу хакта ул изге Болгар җыенының тантаналы ачылышында сөйләде

"Безне шушы көнгә кадәр китереп җиткергән Аллаһ Раббыбызга, күркәм мәҗлесне һәр елны оештырган Татарстан җитәкчелегенә бөтен халкыбыз исеменнән рәхмәт әйтәсе килә. Бер күрешү – бер гомер, дигән халык. Шатланып, уртак фикерләребезне сөйләшеп яшибез», – дип мөрәҗәгать итте Әлбир Крганов.

"Татар халкында төп йорт дигән төшенчә бар бит. Ул төп йортта беркем калмаса, ул сүнә, чери, бетә. Безнең милләтебез вәкилләре төрле почмаклардан җыелышып килүебез – «без әле үлмәгән, тере, яшибез" дип, төп йортыбызга хәер-догалар кылып күрешүебез - Аллаһның олы нигъмәте», – дип белдерде мөфти.

Ул, милләтебез нинди генә авыр чорларны узса да, Аллаһка шөкер, Болгар яңадан күтәрелгәнен искәртте. "Бөтен ислам дөньясы теләктәшлек күрсәтә, чөнки без яктылык, хакыйкать ягында. Безнең эшләребез дә хәерле булыр», – дип теләде.

.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100