news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлбир Крганов: Төбәкләрдә дини оешмаларга җир бирүнең бердәм стандартын булдырырга кирәк

Бу мәсьәләне түрәләр карамагына гына калдырырга кирәкми, ди ул.

Әлбир Крганов: Төбәкләрдә дини оешмаларга җир бирүнең бердәм стандартын булдырырга кирәк
Салават Камалетдинов

Россия мөселманнары Дини Мәҗлесе рәисе, Мәскәү шәһәре, Үзәк төбәк һәм Чувашстан мөфтие Әлбир Крганов фикеренчә, Россия төбәкләрендә дини оешмаларга җир бүлеп бирүнең бердәм стандартын булдырырга кирәк. 

«Ул өлкәдә проблемалар булырга тиеш түгел. Бу мәсьәләне түрәләр карамагына гына калдырырга кирәкми. Күп төбәкләрдә мәчетләргә җир бирмиләр. Мөселманнарга җомга намазын укыр өчен урын кирәк. Аларга шәхси биналарда җыелырга туры килә. Тикшерүләр башлана, нигә шәхси бинада дини чаралар үткәрәсез, дип проблемалар чыга. Бу мәсьәләгә карата йөзләгән мөрәҗәгать бар, аны чишәргә кирәк», – диде мөфти «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Болгар ислам академиясендә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышланган чараларны әзерләү һәм үткәрү буенча оештыру комитетының утырышы узды. Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Равил Гайнетдин РФ Вице-премьеры Марат Хөснуллинга мөрәҗәгать итте. Мәчетләр төзү өчен җирләр бүлеп бирү мәсьәләсен үз контролендә тотуын сорады.

Төньяк Кавказ мөселманнарының координация үзәге рәисе Исмаил Бердиев мәчетләр төзүгә кагылышлы проблемаларын әйтте. «Пятигорск шәһәрендә мәчет төзи башладык. Манарасын куярга рөхсәт бирмиләр. Ничек алай була инде ул?! Ул бит кәләшсез зөфаф төне кебек!» – диде ул.

Марат Хөснуллин рөхсәт бирмәүчеләр турында мәгълүмат җибәрүне сорады. Бу сорауга ачыклык кертергә тырышачагын әйтте. 

Шимбә көнне шулай ук «Изге Болгар җыены» узды. Тулы репортажны «Интертат» сайтында укый аласыз. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100