Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әлбир Крганов: Россиядә дәүләт-дин мөнәсәбәтләре югары дәрәҗәдә
Россия мөселманнары Дини җыены башлыгы, мөфти Әлбир хәзрәт Крганов «Россия - Ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеме утырышында катнашты. Утырыш Казанда Бәшир Рәмиев исемендәге IT-паркта «Россия –Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисад форумы кысаларында уза.
Чыгышы башында ул уңыш нигезендә бердәмлек һәм үзара ярдәм торуын ассызыклады.
«Аллаһы Тәгалә бу дөньяның зур, төрле булуын безнең аңга салган. Безгә бу бакчаны тагын да ямьләндерү бурычы куелган. Безнең дөнья – мораль, этик, традицион кыйммәтләр дөньясы. Бездә диннәр һәм мәдәниятләр күптөрлелеге. Бу дөнья үзара ярдәм һәм хезмәттәшлек юлларын, күперләрне арттыруга мохтаҗ. Без, Россия мөселманнары, Россия һәм ислам дөньясы арасында күпер булырга тырышабыз. Безнең студентлар, укытучылар алдынгы ислам университетларында стажировка уза, без чит ил мөселман яшьләрен үзебездә кабул итәбез», – дип сөйләде ул.
«Бүген Россиядә дәүләт-дин мөнәсәбәтләре шундый югары дәрәҗәгә җитте, хакимият институты һәм традицион диннәр арасында ныклы хезмәттәшлек, диалог, традицияләр урнашты», - диде ул.
Аның сүзләренчә, Мәскәүдә булачак дини, рухи, мәдәни-агарту үзәге бу юнәлештә тагын да көчле эшләргә мөмкинлек бирәчәк.
«Комплекс Россиянең традицион диннәрен берләштерүче, илебезнең бердәмлеген, күптөрлелеген күрсәтүче символга әйләнәчәк», – диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз