news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлбир Крганов: Мәскәүдә Корбан гаетендә 5-6 урында 200 меңнән артык мөселман җыела

Россия мөселманнары Дини җыены башлыгы – Якын Көнчыгыш һәм «KazanForum» турында.

Әлбир Крганов: Мәскәүдә Корбан гаетендә 5-6 урында 200 меңнән артык мөселман җыела
Советлар Союзы таркалганнан соң, Көнбатыш исламофобия темасына ябышты, исламны заманча цивилизациянең дошманы итеп күрсәтә башлады
Фото: © Рамил Гали, «Татар-информ»

Россия мөселманнары Дини җыены башлыгы Әлбир Крганов «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының баш редакторы Ринат Билаловка «KazanForum-2026» халыкара икътисади форумы, Россиягә ислам дөньясыннан туристлар җәлеп итү, Мәскәүдә динара үзәк төзү һәм Равил Гайнетдиннең РФ Президентына язган хатына мөнәсәбәте турында сөйләде.

«Татарлар гасырлар буена иҗтимагый, дини һәм икътисади дипломатияне тормышка ашыручы төп көч булган»

Әлбир хәзрәт, әңгәмәбезне «Россия – Ислам дөньясы: КазанФорум» халыкара икътисади форумы темасыннан башлыйсы килә. Сезнең бу чарада даими катнашуыгызны беләбез. Быелгы форумда аеруча нәрсәләргә игътибар иттегез, сезнең өчен иң мөһиме нәрсә булды һәм аның нәтиҗәләреннән ниләр көтелә?

Хәерле көн. Дөрестән дә, без «КазанФорум»да инде берничә ел рәттән катнашабыз. Россия мөселманнары, аеруча татарлар, гасырлар буена икътисади, дини һәм иҗтимагый дипломатияне тормышка ашыручы төп көч булган. Без моны тарихтан да, татар сәүдәгәрләре мәчетләр салган Урта Азия илләрендәге, Япониядәге һәм аннан да ераграк төбәкләрдәге архитектура һәйкәлләреннән дә күрәбез.

Бу – безнең мирас. Бу – хәтта совет чорындагы атеистик заманнарда да, патша хаким иткән чорда да сакланган дәүләт-мөселман мөнәсәбәтләре моделенең дәвамы.

Әлеге форумның Казанда узуы бик яхшы. Бу республикага карата ышаныч зур булуын күрсәтә. Татарстан бик оешкан төбәк, анда икътисадның ислам дөньясы илләре өчен кызыклы булган тармаклары – машина төзелеше, химия сәнәгате, нефть чыгару бик уңышлы үсә.

Форум – ислам дөньясы илләре өчен бик файдалы мәйданчык

Фото: © Владимир Васильев, «Татар-информ»

«Безнең чараларга Европадан мөселманнар азрак килә»

Ләкин безнең чараларга Европадан мөселманнар азрак килә кебек. Гарәп, Азия илләреннән килүчеләр бар, ә Европа мөселманнары күренми диярлек.

Мин моның сәбәбен чамалыйм. Иҗтимагый палата әгъзасы буларак, мин аларга бездә узучы дини эчтәлектәге чараларда катнашуны тыюларын беләм. Хәтта дини һәм иҗтимагый эшлеклеләргә дә рөхсәт ителми. Бизнес вәкилләрен дә Россиягә каршы санкцияләр аркасында безгә җибәрмиләрдер, дип уйлыйм.

Россия — Евразия иле. Без Евразия илләре арасында үзара мөнәсәбәтләр кору өчен бертөрле күпер ролен үтибез. Безнең бүген монда ничегрәк яшәвебез турында сорашучылар, кызыксынучылар күп. Форум – ислам дөньясы илләре өчен бик файдалы мәйданчык. Биредә диалог кору, үзара мөнәсәбәтләрне җайлау, ниндидер мөһим темаларга сөйләшү мөмкинлеге бар.

Мәсәлән, 15 майда Стратегик караш төркеменең пленар утырышында Якын Көнчыгыш турында төрле фикерләр ишеттек. Берләшкән Гарәп Әмирлекләре вәкиле һөҗүмнәр туктатылырга һәм Һөрмез бугазы ачык булырга тиеш, дип белдерде. Иран вәкиле күрше илләр Америка белән Израильгә ярдәм итәргә тиеш түгел, дигән фикер җиткерде.

Россия исә бу каршылыклардан файдаланып уен алып бармый. Илебез җитәкчесе әлеге дәүләтләр белән гадел сәясәт алып бара.

Тышкы эшләр министры Сергей Викторович Лавров әле бу вакыйгаларга кадәр үк, биш-алты ел элек үк, сөнниләр һәм шигыйлар арасында тотрыклы диалог урнаштыруны кат-кат яклап чыккан иде. Бу фарсылар һәм гарәпләр арасындагы мөнәсәбәтләрне җайга салуның нигезе булып тора. Ә Көнбатыш, ягъни америкалылар аларның арасын бозарга бик тырыша.

Бу юнәлештә Мәскәүдә дә, Казанда да дин әһелләре зур эш алып бара. Мәзһәбләрне якынайту буенча дини белгечләр килгәне бар. Төп бурыч — дини-теоретик каршылыкларның кискенлеген йомшарту. Бу каршылыкларны җиңәргә кирәк.

Бу мәсьәләдә Россия дә мөнәсәбәтләрне җайга салу яклы. Мин үзем Согуд Гарәбстаны белән Иран илчеләре арасындагы элемтәләрне җайга салу буенча берничә чарада, шулай ук илебездә һәм чит илләрдә узган башка шундый очрашуларда катнаштым.

Беләсезме, төрле мөселман илләре экспертлары тагын нәрсә ди? Советлар Союзы таркалганнан соң, Көнбатыш исламофобия темасына ябышты, исламны заманча цивилизациянең дошманы итеп күрсәтә башлады. Имеш, ислам — бөтен нәрсәне тыя торган, искергән һәм артта калган дин. Ә бит югыйсә математика, химия, медицина, космология, йолдызларны өйрәнү өлкәсендәге бөек акыл ияләре арасында никадәр ислам белгече бар! Ләкин бүген аларны бөтенләй телгә алмыйлар. Дөньяда әнә шундый идеология өстенлек итте, һәм ул бүген, Газзәдәге һәм Ирандагы вакыйгалардан соң, тагын да ачыграк күренә башлады.

«Америка экспертлары исламофобиягә юнәлтелгән махсус программаларга бик зур акчалар сарыф ителүе турында әйтте»

Димәк, битлекләр салынды?

Салынды дияргә була. Американың алдынгы экспертлары исламофобиягә юнәлтелгән махсус программаларга бик күп акчалар сарыф ителүе турында әйтте. Америкада гына түгел, дөньяның төрле илләрендә.

Дөнья тарихы – ул сугышлар тарихы. Ә сугышлар нидән килеп чыга? Бу логистика һәм ресурслар мәсьәләсе. Алар яхшырак булган саен, анда үтеп керергә теләүче зур компанияләр күбрәк булачак. Алар өчен анда яшәүче мөселманнар яки башка халыклар проблема булып тора. Әлеге ресурсларга хуҗа булу өчен, алар вазгыятьне тотрыксызландырырга тырыша. Моның өчен алар милли төрлелеккә нигезләнгән низаглар кузгата башлый. Хәзер төп басым дини темага ясала. Бу сөйләшү өчен бөтенләй аерым бер тема.

Нәкъ менә шуңа күрә үз тамырларыңа кайту, чыганаклар белән эшләү, чыганакларны өйрәнү бик мөһим. Татарстанда Казан университетында, Болгар ислам академиясендә бу мәсьәләгә зур игътибар бирелә. Бу – меңьеллык тарихы, үзенә хас милли киемнәре, моңы һәм китаплары булган милләтнең ныклы терәге. Бу безгә төрле сынауларга һәм янауларга каршы торырга ярдәм итә. Кемдер моны индивидуальлекне юк итүче глобализация дип атар. Ә без исә: «Юк, без – татарлар, без – Россия гражданнары, без – мөселманнар, без бу җирдә меңләгән еллар дәвамында яшибез, безнең үз традицияләребез һәм гореф-гадәтләребез бар», – дибез.

Моннан тыш, мин бер бик мөһим документны – Президентның халыкларыбызның рухи-әхлакый кыйммәтләрен саклау турындагы указын (РФ Президентының 2022 елның 9 ноябрендәге 809нчы номерлы «Россиянең традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрен саклау һәм ныгыту дәүләт сәясәтенең нигезләрен раслау турындагы» указы) билгеләп үтәр идем. Без әле бу документның әһәмиятен үзебез дә тулысынча аңлап бетермибез. Чөнки совет чорыннан соң, үзгәртеп кору елларыннан бирле беренче тапкыр дәүләт башлыгы указы белән кыйммәтләр (анда алар 17) юридик кулланылышка кертелде.

Президентның бу указны имзалавы очраклы түгел, дип уйлыйм. Тәкъдимнәрне әзерләүдә без дә катнаштык. Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасында фикер алышулар узды, бәхәсләр күп булды. Без указны имзалау идеясен хупладык. Документ бик вакытлы кабул ителде.

Фото: © Салават Камалетдинов, «Татар-информ»

«Казанда очрашмыйча, кайда очрашыйк? Башка мондый мәйданчык юк»

«КазанФорум» белән бер үк вакытта диярлек традицион Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы да үтте. Быелгы чара ниләр белән үзенчәлекле булды?

Татарстан бөтен Россиядән килгән меңнән артык имамга биредә җыелу мөмкинлеген бирә. Безнең төбәкләрдән дә, федераль структуралардан да киләләр. Россия мөселманнары Дини җыены илнең 30дан артык төбәгендә эшли. Казанда очрашмыйча, кайда очрашыйк? Башка мондый мәйданчык юк.

Төбәкнең алдынгы позициясе нәтиҗәсендә, татар имамнары нәкъ менә биредә, Казанда җыела. Республика Раисе катнаша торган рәсми фикер алышулар өлешеннән тыш, биредә безнең мәхәлләләрнең җитәкчеләренә рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырыла. Бу бик мөһим, кешеләргә игътибар күрсәтергә кирәк.

Форумда төрле темалар күтәрелә. Көн тәртибендә мәгариф, телне саклау проблемалары карала. Тел темасы бик мөһим. Ул татарларга гына түгел, барлык халыкларга да кагыла.

Дөнья безнең алга яңа бурычлар, яңа сораулар куя, һәм без моңа үз вакытында җавап бирергә тиешбез.

«КазанФорум» белән бер үк вакытта диярлек традицион Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы да үтте

Фото: © Салават Камалетдинов, «Татар-информ»

«Экспертлар бәяләвенчә, «Изге сукмак» проектында 32 төбәк катнаша ала»

Быел Россиядә ислам дөньясыннан туристларны җәлеп итүгә юнәлтелгән «Изге сукмак» проекты башлап җибәрелде. Сезнең бу инициативагыз турында да сөйләшеп китик. Бу юнәлештә нәрсәләр эшләргә өлгердегез?

Бу проект илебездә гамәлдә булган башка шундый проектлар үрнәгендә булдырылды. Бездә «Алтын боҗра» (Золотое кольцо) һәм башка берничә зур программа бар. Әмма федераль дәрәҗәдәге зур һәм әһәмиятле проектлар арасында ислам дине белән бәйле бер проект та юк иде.

Концепцияне Мәскәүдәге Россия халыклар дуслыгы университеты белән бергә озак уйладык. Нәтиҗәдә шактый күләмле, саллы документ әзерләдек. Төрле якларны өйрәнеп, аны Россия Хөкүмәтендә узган киңәшмәгә тәкъдим иттек. Хаҗ кылу һәм туризм мәсьәләләре каралган әлеге утырышта Россия Вице-премьеры Дмитрий Николаевич Чернышенко рәислек итте. Рус православие чиркәве үз проектларын тәкъдим итте, ә без исә «Изге сукмак» проекты турында сөйләдек.

Экспертлар бәяләвенчә, проектта илебезнең 32 төбәге катнаша ала. Әлбәттә, төбәкләрнең бу исемлектә урын алуы гына җитми, аларның үзләренең дә документлар әзерләү теләге булырга тиеш. Бу шулай ук бюджет мәсьәләләренә дә бәйле. Төбәк үзе федераль программага керү белән кызыксыну белдерергә тиеш.

Татарстанда бу юнәлештә эш бик яхшы оештырылган. Зөя, Болгар җирлеге, авылларыбыздагы йөз еллык тарихи мәчетләр – болар барысы да туристлар өчен кызыклы урыннар.

Мәсәлән, Оренбургта моннан 240 ел элек данлыклы Оренбург дини мөхәммәди канун җыены оеша башлаган. Әмма бүген бу турыда белүче берәр кеше бармы? Анда борынгы мәчетләр, Кәрван-сарай, мәдрәсәләр сакланган. Ислам дөньясыннан килгән кунакларга моны күрсәтерлек берәр махсус программа бармы? Юк. Оренбург җитәкчелеге бу хакта уйланырга тиеш, дип уйлыйм. Бу бит җирле дәрәҗәдәге объект кына түгел, ә Екатерина II указы белән Россия дәүләтенең Мөселманнар җыены оешкан урын. Бу тарихи яктан да, сәяси яктан да әһәмиятле мәсьәлә.

Аннары, мәсәлән, Кавказны алыйк. Әлбәттә, анда болай да истәлекле урыннар җитәрлек. Без барыбыз да тарихи сәүдә юллары киселешендә, диңгез буенда урнашкан Дәрбәнт шәһәре турында беләбез. Андагы кайбер тарихи вакыйгалар безнең Болгар тарихы белән бик аваздаш һәм якын. Анда 40 сәхабә җирләнгән данлыклы Кырхляр зираты урнашкан. Таулар арасында Кара-Курайш каласы бар. Рәвәятләргә караганда, аңа курайшитлар нигез салган. Анда борынгы каберлекләр, мәчет сакланган. Минем бу урыннарда булганым бар. Бу уникаль урыннарны сакларга һәм кешеләр килеп күрә алырлык шартлар булдырырга кирәк.

Себер мөселманнарының ислам динен кабул итү тарихы – аерым бер тема. Бу процесска безнең татарларның, болгарларның, шулай ук Ясавия юнәлешенең йогынтысы зур булган. Иртыш елгасы һәм Себернең башка елгалары буенда шәехләр җирләнгән изге каберлекләр бар, әмма алар елдан-ел юкка чыга бара.

Кырым ярымутравында да уникаль истәлекле объектлар бар.

«Мәскәүдә 2025 елда гарәп туристлары саны 60 процентка арткан»

Мәсәлән, Европадагы хәзерге вакытта эшләүче иң борынгы мәчет шунда урнашкан…

Әйе. Без боларның барысын да берләштерергә телибез. Әлбәттә, бу Дини җыен гына эшли ала торган эш түгел. Әмма без үз өлешебезне кертәбез, эшләргә кирәк булган эшләр турында искәртеп торабыз. Чит ил кунаклары өчен бу бик кызыклы булыр иде, дип уйлыйм.

Мәскәүдә 2025 елда гарәп туристлары саны 60 процентка арткан. Бай илләрдән килүче гарәпләр бик күп. Бу инвестицияләр турында да сөйли.

Күптән түгел Согуд Гәрәбстанында визасыз режим кертелде...

Әйе. Хәзер самолетлар Эр-Риядтан гына түгел, Җиддәдән дә очачак.

Согуд Гәрәбстанында да бик зур үзгәрешләр бара. Анда хәзер хаҗга һәм гомрәгә генә түгел, шул ук Эр-Риядка да барырга мөмкин. Ачык һавада урнашкан 40–50 гектарлы музейлар, иске шәһәрләр бар. Анда хәзер шундый мөмкинлекләр булдырылды. Ишеткәнемчә, алар 2030 елга кадәр 306 мең кунакханә номеры ачарга әзерләнә. Илдә масштаблы төзелеш эшләре бара.

Үзәк Азия дә безнең өчен үрнәк булып тора. Алар да имам Бохари, шәех Нәкшбәнди җирләнгән комплекслар янында кунакханәләр сала.

«Башта Болгар турында да төрле сүзләр йөрде. Нәрсәгә кирәк ул, кем йөриячәк анда, диештеләр. Хәзер анда җәен барып кара – кунакханәләрдә бер буш урын да юк»

Фото: Салават Камалетдинов, «Татар-информ»

«Мөселман татарларның Мәккәдә һәм Мәдинәдә үз мәчетләре булган»

Күптән түгел Ташкентта Ислам цивилизациясе үзәге ачылды…

Әйе, искиткеч уникаль бина. Бик кызыклы үзәк, без аны өйрәнәбез.

Шушы көннәрдә Казахстан Президенты Касым-Жомарт Токаев Иске Төркестанда булды. Анда шәһәрне реставрацияләгәннәр, мәчетләр, кунакханәләр һәм башка урыннар оештырганнар. Килүчеләр саны бик күп. Кешеләр автобусларга төялеп килә.

Башта Болгар турында да төрле сүзләр йөрде. Нәрсәгә кирәк ул, кем йөриячәк анда, диештеләр. Хәзер анда җәен барып кара – кунакханәләрдә бер буш урын да юк.

Дини туризм темасы бик мөһим, моның белән шөгыльләнергә кирәк.

Тагын бер мөһим мәсьәлә – Россия мөселманнарының изге җирләрдәге милкен кайтару. Сүз Согуд Гәрәбстаны турында. Кулъязма документларыбыздан, китапларыбыздан белгәнчә, татар мөселманнарының Мәккә һәм Мәдинәдә үз мәчетләре, хаҗилар өчен биналары булган. Күптән түгел безнең шәкертләр махсус видеоролик төшерде. Мәдинәдәге «Әл-Казанлы» мәчетенә 200 ел…

Аны сүтмәкче булалар, диләр?

Сүтәргә мөмкиннәр, чөнки анда хәзер бөтен нәрсәне яңарталар, заманча яңа корпуслар салалар. Аны татар мәчете булганга сүтмиләр, анда шәһәрне киңәйтү бара. Әмма без мөрәҗәгать итә алабыз. Вице-премьер Дмитрий Николаевич Чернышенко да бу мәсьәләгә игътибар итте. Быел Петербург халыкара икътисади форумында Согуд Гарәбстаны төп кунак булачак: 100 ел элек совет хакимияте Согуд Гарәбстаны оешуны беренче булып таныган.

Мәккәдә дә милкебез булган. Без бу хакта Камил хәзрәт белән дә, Тәлгать хәзрәт Таҗетдин белән дә сөйләшкән идек.

Тәлгать хәзрәт 80нче елларда (85–86нчы елларда) Согуд Гарәбстанында булган. Ул вакытта вакыфлар эшләре буенча министр вазифасын нәселендә татарлар булган кеше башкарган. Аның фамилиясе Казанлы булган. Тәлгать хәзрәт аларда кунакта булган, сөйләшкән. Әмма архивлар белән эшләргә, Тышкы эшләр министрлыгын, Россиянең Хаҗ миссиясен җәлеп итәргә кирәк, бу уртак эш булырга тиеш.

Күз алдына китерегез, Кыргызстан Республикасының анда үз милке – биш катлы бинасы бар. Россия Федерациясе – 25 миллион мөселман яши торган бөек дәүләт, әмма безнең «Россия Хаҗ миссиясе» оешмасының анда үз бинасы юк. Ул булырга тиеш. Безгә хаҗ вакытында гына түгел, ә гомрә вакытында да куллана торган бина кирәк. Анда медицина хезмәткәрләре дә, делегацияләрне кабул итүче гидлар да урнаша алыр иде.

Дини туризм темасы бик күпкырлы. Мин бу эштә көчләрне берләштерергә тәкъдим итәр идем. Татарстан Республикасы мөфтияте дә, Кавказ мөфтиятләре дә, Мәскәү дә, Уфа да – барысы да бу уртак проектны тормышка ашыруда катнашсын иде.

Мәскәүнең Коммунарка районында динара үзәк төзү проекты тормышка ашырыла

Фото: dsmr.ru

«Коммунарка районында динара үзәк төзү проектының концепциясе килештерелгән»

Мәскәүнең Коммунарка районында динара үзәк төзү проектын тормышка ашыруыгызны беләбез. Төзелеш эшләре нинди этапта?

Бүгенге көндә җир участокларының барысы да безнең үзәкләштерелгән дини оешмалар исеменә рәсмиләштерелгән. Биредә Россиянең традицион буддачылык сангхасы, Берл Лазар җитәкчелегендәге яһүдиләр оешмасы, Мәскәү мөфтияте (безнең структура), Рус православие чиркәве дә үз участогын рәсмиләштереп бетерде.

Гомумән алганда, территория барлыгы 11 гектарга якын мәйданны били, шуның 5 гектары чиркәү төзү өчен бүлеп бирелде.

Масштаблар турында әйткәндә, Рус православие чиркәве, мәсәлән, якынча 20 мең квадрат метр мәйданлы, 99 метр биеклектәге гыйбадәтханә салырга планлаштыра. Алар бик матур һәм борынгы иске рус стилен сайлады. Без дә үзебезнең иске болгар татар стилен сайладык. Буддачыларның бинасы лотос чәчәге формасында булачак – пыяладан төзелгән күп катлы бик матур заманча корылма. Яһүдиләр синагога төзиячәк, анда музейлар да булачак. Бу проектның үзенчәлеге шунда: барлык объектлар да бер территориядә, күл тирәли урнашачак. Киләчәктә биналар тирәсендә зур тематик парк та булдырылачак.

Проектның концепциясен шәһәр мэры раслады. Әлеге дүрт объектның проектын Мәскәү архитектура академиясенең Архитектура үзәге әзерләде.

Мөселман өлешенә килгәндә, безнең дүрт объект булачак. Хәзер без Рәсми кабул итүләр йортын төзүгә керешәбез. Аның мәйданы башка объектларга караганда кечкенәрәк – якынча 1400 квадрат метр тирәсе. Шуңа күрә аннан башларга булдык. Бу ике катлы зур булмаган бина булачак.

Иң мөһиме – Президентыбыз ярдәм итә. 2023 елда Җәмәгать палатасы әгъзалары белән очрашуда без аңа бу проект турында сөйләдек. Ул барысын да игътибар белән тыңлады, хуплады һәм шәһәр җитәкчелеге белән федераль хакимият органнарына Дөнья диннәре үзәген булдыруда ярдәм күрсәтү турында йөкләмә бирде. Үзәктә намаз уку бүлмәләреннән тыш, яшьләр, хатын-кызлар һәм балалар белән эшләү өчен зур киңлекләр, медицина һәм белем бирү кластерлары, шулай ук күргәзмә-музей мәйданнары да булачак. Шуңа күрә ул чын мәгънәсендә уникаль урын булачак.

«Мәскәүдә 200 меңнән артык мөселман биш-алты мәйданчыкта җыела»

Мөселманнарның иң зур бәйрәмнәренең берсе – Корбан гаетенә әзерлек турында сорыйсым килә. Мәскәүдә бу бәйрәмгә ничек әзерләнәләр? Шулай ук Сабантуй турында да сөйләшик. Бу дини бәйрәм түгел, әмма шулай да сезнең аны оештыруга катнашыгыз бар.

Әйе, Корбан гаетен 27 июньдә бәйрәм итәбез. Без чараларны ике урында уздырабыз. Беренчесе – «Сокольники» паркы. Чаралар инде 15 елга якын шунда оештырыла. Яңа мэр килгәч, без аңа мөрәҗәгать иттек, урыннар җитмәве турында хәбәр иттек. Мәскәүдә дүрт кенә мәчет. Безгә яңа мәйданчыклар кирәк иде. Шулай итеп безгә «Сокольники» паркында урын бирделәр. Икенче мәйданчык – Дөнья диннәре үзәге территориясе, безнең комплекс урнашкан урын. Без монда узган елда Ураза һәм Корбан гаетләрен үткәрдек, быел да Ураза гаетен оештырдык. Хәзер менә Корбан бәйрәме булачак.

Әзерлеккә хакимият органнары кушыла, Мәскәү мэриясе, шулай ук Мәскәү өлкәсе администрациясе һәм губернатор зур ярдәм күрсәтә.

Көч структуралары да бик ярдәм итә. Бу, беренче чиратта, Эчке эшләр министрлыгы. Алар безнең иминлекне тәэмин итә. Мәскәүдә 200 меңнән артык мөселман шушы 5-6 мәйданчыкта бәйрәм намазына җыела.

Дәүләт ярдәме булмаса, бу кадәр кеше өчен бәйрәм чаралары оештыру бик авыр булыр иде. Без шулай ук 100-150 волонтерны җәлеп итәбез.

Элек Мәскәүдә корбан чалуга карата сораулар була иде. Бу ел саен бәхәсле тема була идек. Хәзер Мәскәүдә мондый проблема юк. Элек машиналар, мәчетләр янына килеп басып, сарык сата иде. Ун-унбиш ел элек бу проблема хәл ителде. Хәзер Мәскәүдә корбан чалу өчен махсус урыннар булдырылды, мөселманнар шунда бара.

Сабантуйга килгәндә, без узган елда мөселман комплексы төзелә торган территориядә Гаилә фестивале – Халыклар бердәмлеге Сабан туен уздырдык. Чарага Татарстанның Минзәлә районы килде – аларның театрының иҗаты, стилизацияләнгән татар авылы күрсәтелде. Бәйрәм мәйданында 5 меңгә якын татар җыелды. Беренче тапкыр шундый мөселман Сабан туе үткәрдек – барысы да хәләл, бернинди тыелган нәрсә дә булмады. Быел да июнь азагында шундый чара оештыру турында уйлыйбыз.

«Намаз бүлмәләре – ул җомга намазы укый яисә динне пропагандалый торган урын түгел. Җомга намазы мәчеттә укыла»

Фото: © Салават Камалетдинов, «Татар-информ»

«Намаз бүлмәләре – ул җомга намазы укый торган урын түгел»

Тагын бер шактый четерекле мәсьәләгә карата фикерегезне беләсе килә. Күптән түгел РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин Россия Президентына хат белән мөрәҗәгать итте. Хатта РФ мөселманнары Диния нәзарәтенең «Вөҗдан иреге һәм дини оешмалар турында»гы федераль законның 16нчы һәм 24нче маддәләренә һәм Россия Федерациясе Торак кодексының 17нче маддәсенә үзгәрешләр кертү турында»гы 1149587-8 номерлы федераль закон проектына карата позициясе белдерелә. Әлеге закон проекты күпфатирлы йортларның торак булмаган биналарында һәм йортларга якын урнашкан төзелмәләрдә дини чаралар уздыруны тыя. Сез моңа карата нинди фикердә?

Мин Равил хәзрәт белән дә, башка экспертлар белән дә килешәм: бу бик борчулы тема. Безнең халыклар очрашуларны, исем кушу, никах уку, искә алу мәҗлесләрен рестораннарда түгел, ә өйдә үткәрә. Кеше үз фатирында Коръән укытырга тели. Закон мөселманнарны борчуга салды: бу үзгәрешләр безнең йолаларны юкка чыгармасмы? Бу темага мөрәҗәгатьләр безгә дә бик күп килә.

Берәү дә мәңгелек түгел, кеше берзаман бу дөньядан китә. Шәһәрләрдә кешене соңгы юлга ничек озаталар? Мәетне өйдә юалар һәм өй алдына, подъезддан 40 адым чамасы ераклыкка алып чыгып, җеназа намазы укыйлар. Барлык татарлар, башкортлар, кавказ халыклары моны белә. Ә бу закон буенча без мәетне кая алып китәргә тиеш булабыз? Бу безнең дини йолабыз, без Конституция нигезендә үзебезнең дини традицияләребезне тормышка ашырырга хокуклы. Ә закон моны тыячак булып чыга. Мондый проблемалар, сораулар бик күп.

Икенче мәсьәлә намаз бүлмәләренә кагыла.

Кайвакыт мөселманнар бер төркемгә берләшә, кайдадыр бина таба һәм җомга намазлары оештыра башлый. Моны хәтта мөфтият тә, рәсми дини оешма да, рәсми мәхәллә дә белми кала. Алар анда дәресләр генә үткәреп калмый, җомга намазлары да укый. Әмма бу дөрес түгел. Җомга намазын үткәрү өчен алты шарт үтәлергә тиеш. Шуларның берсе – бина мөселман җәмгыятенең милке булырга тиеш. Бинага керү ирекле булырга тиеш.

Без бу тема буенча Татарстан мөфтияте белән дә киңәшләштек. Намаз бүлмәләре – ул җомга намазы укый яисә динне пропагандалый торган урын түгел. Җомга намазы мәчеттә укыла. Намаз бүлмәләре аэропортта, поездда, сәүдә үзәгендә, хастаханәдә яисә уку йортында биш вакыт намазның берсен укып чыгу өчен кулланыла.

Гомумән алганда, мин Равил хәзрәтнең борчулы позициясе белән килешәм. Бездә хәзер сайлау алды чоры да бара. Кайбер кечкенә партияләр хәзерге тел белән әйткәндә «хайп өчен» өлгереп җитмәгән инициативалар тәкъдим итә.

Россия – күпмилләтле, күпдинле дәүләт. Бездә агностиклар да, атеистлар да яши, һәм без үзара баланс таба белергә тиеш.

«Безнең квота зур түгел – 600 урын. Быел 200дән артык кеше квотасыз калды»

Фото: © Салават Камалетдинов, «Татар-информ»

«Быел хаҗ кылуның үзенчәлекләре бар. Алар Якын Көнчыгыштагы низаг белән бәйле»

Әлбир хәзрәт, быелгы хаҗ сезонын оештыру турында да сорыйсы килә. Без инде Согуд Гарәбстаны визасыз режим кертүен әйтеп үттек. Хәзер анда паспорт белән генә барып булачак. Әмма сүз хаҗ турында бармый, ягъни квоталар һәм башка шундый таләпләр үз көчендә кала бит?

Әйе, сез хаклы. Согуд ягы безнең ил өчен лимитны бераз арттырды. Элек 20 мең иде, хәзер, белүемчә, 25 мең.

Кайсы төбәкләргә иң зур квота бирелә?

Беренче чиратта Кавказга, Дагыстан мөфтиятенә, аннары күрше төбәкләргә. Аннан соң Россия Федерациясе Диния нәзарәте, Татарстан һәм Үзәк Диния нәзарәте. Безнең квота зур түгел – 600 урын. Быел 200дән артык кеше квотасыз калды.

Быел хаҗ кылуның үзенчәлекләре бар. Алар Якын Көнчыгыштагы низаг белән бәйле.

Нинди үзенчәлекләр?

Согуд Гарәбстаны безнең туроператорлардан бөтен нәрсә өчен – кунакханә, транспорт, самолетлар өчен алдан түләүне таләп итә.

Төрле мөфтиятләрнең туроператорлары самолетта очу өчен акча түләп куйды, ә аннары Ирандагы сугыш аркасында ул компанияләр очудан баш тартты. Ә акчаны кире кайтарырга теләмиләр.

Дини җыен каршындагы «УммаТур» компаниясе бу мәсьәләләрне уңышлы хәл итте: безнең хаҗиларыбыз инде Мәдинәдә.

Быел тагын нинди үзенчәлекләр бар? Бәяләр күпкә арттымы?

Кызганыч, валюта курсы үзгәрү нәтиҗәсендә бәяләр артты. Шуңа да карамастан, барырга теләүчеләр бик күп.

Әйткәнебезчә, визасыз режим хаҗга баручыларга кагылмый. Туризм – ул бер нәрсә, ә хаҗ кылу өчен бару – бөтенләй икенче нәрсә. Хаҗ сәфәре кысаларында миллионлаган кеше берьюлы бер урынга җыела. Бу процесс аерым тәртиптә көйләнә. Шунлыктан анда махсус хаҗ визасы һәм квота буенча гына барырга ярый.

Визасыз режим гомрә хаҗына ничек йогынты ясый? Гомрәгә бару өчен махсус юллама кирәкми бит?

Гомрәгә юллама кирәкми.

Димәк, кеше мөстәкыйль рәвештә билет алып Согуд Гарәбстанына хаҗ сәфәренә бара ала?

Шулай килеп чыга. Ләкин барыбер төркем белән бару яхшырак. Хаҗиларны белгечләр озата барырга тиеш. Алар гомрә хаҗын дөрес үтәргә ярдәм итәчәк.

Фото: © Рамил Гали, «Татар-информ»

«Согуд Гарәбстаны илчелеге яки гарәп фондлары 90нчы еллардан соң Россиягә карата күрсәткән активлык хәзер юк»

Гомумән алганда, Согуд Гарәбстаны белән безнең дини оешмаларның хезмәттәшлеген ничек бәялисез? Безне бу ил белән күптәнге традицияләр бәйли. Советлар Союзы Согуд Гарәбстанын беренчеләрдән булып таныды. Аннары безнең татар дипломаты ике ил арасындагы мөнәсәбәтләрне үстерүгә бәяләп бетергесез өлеш кертте. Хәзерге вакытта мөнәсәбәтләр нинди этапта?

Мөнәсәбәтләрне тотрыклы һәм тигез, дип бәяләр идем. Согуд Гарәбстаны илчелеге яки төрле гарәп фондлары 90нчы еллардан соң күрсәткән зур активлык хәзер күзәтелми.

Элек төрле фондлар төбәкләргә килә иде, мөфтиләребез анда барып төрле проектларны тормышка ашыра алды. Хәзер андый әйбер юк. Мин бу хакта Согуд Гарәбстанында булганда сораштым. Анда хәзер «Ихсан» дип аталган бердәм фонд булдырылган. Әгәр кайсы да булса төбәктән ярдәмгә мохтаҗ мөселман җәмгыяте мөрәҗәгать итәргә тели икән, алар әлеге фондка мөрәҗәгать итә. Фонд бу сорауны илнең югары хакимияте белән килештерә. Төбәкне «ышанычлы оешмалар» исемлегенә керткәч кенә, алар автомат рәвештә ярдәм алу чиратына баса. Бу илдәге бердәнбер фонд. Структуралар рәсми рәвештә килештергән очракта гына нинди дә булса ярдәм ала ала.

Әлбир хәзрәт, студиябезгә килергә вакыт таба алганыгыз өчен рәхмәт!

Сезгә дә рәхмәт. Командагызга, тамашачыларыгызга һәм язылучыларыгызга уңышлар телим!

«Татар-информ»

news_right_1
news_right_2
news_bot