news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлбир Крганов: Мәскәүдә 30 меңнән артык кеше мәчеткә керә алмый, урамда кала

«Җәмигъ мәчетенә дә кеше сыеп бетми», - диде хәзрәт.

Әлбир Крганов: Мәскәүдә 30 меңнән артык кеше мәчеткә керә алмый, урамда кала
Салават Камалетдинов/архив

Россия мөселманнары Дини җыены башлыгы, Мәскәү шәһәре мөселманнары Диния нәзарәте һәм «Мәскәү мөфтияте» Үзәк төбәге рәисе, Чувашия Республикасы мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов Мәскәүдә мөселманнарның мәчеткә сыеп бетмәве турында әйтте.

«Мәскәүдә дүрт мәчет комплексы эшли. Мөселманнарның җомга намазы вакытында мәчетләргә сыя алмау проблемасы бар. Безнең санап караган булды - дүрт мәчетне бергә кушсак, Мәскәүдә, аз дигәндә, 30 меңнән артык кеше җомга саен мәчеткә керә алмый, урамда кала. Гомумән, дүрт мәчет эченә 15-20 мең кеше сыя. Кар-яңгырда мәчеткә сыймаган 30 мең кеше урамда калырга мәҗбүр була», - диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Аның әйтүенчә, соңгы тапкыр Мәскәүдә мәчет төзүгә җир бирелгәнгә 25 ел вакыт узган. «Гает намазына 300әр мең кешене сыйдыра торган мәчет төзелер дип әйтә алмыйм. Ләкин өметләнәбез. Тынычлык проспекты урамындагы Җәмигъ мәчетенең яңартып төзелүе 110 ел элек бирелгән җир территориясендә булды. Әлбәттә, берничә меңгә сыйдырылыш артты. Ләкин Җәмигъ мәчетенә дә кеше сыеп бетми», - диде Әлбир Крганов.

«Мәскәү шәһәрендә 9 мәхәлләбез исәпләнә. Мөфтият янындагы бинаны сатып алып, ремонт ясадык. Ул мәдрәсә булачак, көзен Зәйнулла ишан Рәсүлев исемендәге мәдрәсәне ачып җибәрәчәкбез. Хәзер анда лицензия эшләре, җиһазландыру бара. 2 мең квадрат метр, бу үзебезнең милкебез», - диде ул.

Әлбир Крганов өлкәдә барлыгы 24 мәхәллә барлыгын искәртте. «Звенигород дигән шәһәрдә мәчетне төзекләндерергә, реконструкция ясарга уйлыйбыз. Якуб Вәлиуллин дигән кеше 1994 елда ук шунда мәхәллә оештырган иде, анда ярты гектар җир бар. Тарихи яктан карасак та, анда татарлар булган. XVI гасырда ике бертуган татар кешесенә рус патшасы Звенигородта җир биргән, алар йомышлы татарлар булып яшәгән», - диде хәзрәт.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100