news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлбир Крганов: Мәскәү мәчетләрендә татарлар аз булганга күрә вәгазьне русча сөйлибез

«Рус телендә сөйләгәндә сорау туа. Күп кенә гыйбарәләр татар телендә йөз еллар буена кулланылган, аларны рус теленә туры тәрҗемә итеп булмый», - диде хәзрәт.

Әлбир Крганов: Мәскәү мәчетләрендә татарлар аз булганга күрә вәгазьне русча сөйлибез
Зилә Мөбәрәкшина

Россия мөселманнары Дини җыены башлыгы, Мәскәү шәһәре мөселманнары Диния нәзарәте һәм «Мәскәү мөфтияте» Үзәк төбәге рәисе, Чувашия Республикасы мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов әйтүенчә, татар кешеләре аз булганга күрә, мәчеттә вәгазьне рус телендә сөйлиләр.

«Мәчетләрдә элекке гореф-гадәтләр, мәҗлес тәртипләре үзгәрде. Вәгазьләр дә элек татар телендә иде. Хәзер татарлар аз булганга күрә, рус телендә сөйләргә туры килә. Рус телендә сөйләгәндә сорау туа. Күп кенә гыйбарәләр татар телендә йөз еллар буена кулланылган, аларны рус теленә туры тәрҗемә итеп булмый. Ислам терминнарын дөрес итеп аңлатырга кирәк. Мәсәлән, кайберәүләр билгеле бер терминга тәңгәл килә торган рус сүзен табып аңлата. Бу дөрес түгел», - диде ул «Татар-информ»га биргән әңгәмәсендә.

Аның фикеренчә, ислам дөньясындагы зур галимнәр дә шул фикердә. «Чөнки сүзнең мәгънәсе аңа туры килми, исламдагы мәгънә белән теләсә нинди кулланышта булган рус сүзе белән тәрҗемәсен бирә алмыйбыз. Дөньялар үзгәрде. Элек Россия төбәкләрендә милләттәшләребез күп булган булса, хәзер Россия эчендә генә дә миграция зур, Кавказ, Урта Азиядән мөселман кардәшләрбез күченеп килә», - дип аңлатты ул.

«Милләтне саклау - мөһим мәсьәлә. «Исламда андый әйбер бармыни?» - дип сорау бирүчеләр булды. Исламда милләт төшенчәсе телгә алына. Әйтик, гарәп милләте турында әйтелә. Без хәдистән чыгып эш итәбез. Кыямәт көнендә Аллаһы Тәгалә ирләрдән сорар, ди: никахтан соң, гаиләңне ничек тәрбияләдең, дөрес юл күрсәттеңме? Имамнарга да сорау бирелер: мәхәлләдә кешеләргә дөрес юл күрсәтә алдыңмы, ислам диненең нигезен җиткерә алдыңмы? Ил җитәкчеләре дә җавап бирәчәк», - диде Әлбир Крганов.

Россия мөселманнары Дини җыены башлыгы фикеренчә, татар булып дөньяга килгәнсең икән, беренче чиратта, үз гаиләң өчен җаваплы булган кебек, үз милләтең, халкың өчен җаваплы буласың.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100