news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлбир Крганов: Луганскида Җәмигъ мәчетен төзекләндерү эшләре бара

«Аннан тыш, унга якын кечкенә мәчет бар. Аларга да реконструкция ясарга уйлыйбыз», - диде хәзрәт.

Россия мөселманнары Дини җыены башлыгы, Мәскәү шәһәре мөселманнары Диния нәзарәте һәм «Мәскәү мөфтияте» Үзәк төбәге рәисе, Чувашия Республикасы мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов Луганск шәһәрендә Җәмигъ мәчетен төзекләндерү эшләре барганын әйтте.

«Луганскида Җәмигъ мәчете мартта ук Россия мөселманнары Дини җыены карамагына керде. Анда 14 мәхәллә эшли, хәзерге вакытта Луганскидагы мәчетне төзекләндерү эшләре бара, аларга акча бүлеп бирелде. Аннан тыш, унга якын кечкенә мәчет бар. Аларга да реконструкция ясарга уйлыйбыз», - диде ул «Татар-информ»га биргән әңгәмәсендә.

Аның әйтүенчә, Херсон өлкәсе, Запорожьедагы мөселманнар да элемтәгә чыга. «Анда 50-60лап мәхәллә бар, бергә эшләү юлларын карыйлар. Луганскида имамнарның 90 проценты - татар. Аларның күбесе Пенза өлкәсеннән. Татар оешмалары да анда бар», - диде хәзрәт.

news_right_1
news_right_2
news_bot