news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлбир Крганов: Кырымда сигез ел эчендә 400 мәчет һәм мәдрәсә төзекләндерелде

Әлбир Крганов: Кырымда сигез ел эчендә 400 мәчет һәм мәдрәсә төзекләндерелде
"Татар-информ" архивы

Соңгы сигез елда Кырым территориясендәге 400гә якын мәчет һәм мәдрәсә реставрацияләнде, дип белдергән Россия - Африка икътисади һәм гуманитар форумында Россия мөселманнары Дини җыены башлыгы Әлбир Крганов. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

«Соңгы сигез елда гына да Кырымда 400гә якын мәчет һәм мәдрәсә реставрацияләнде һәм ачылды. Без Россиягә каршы булган кайбер илләрнең илебездә милләтара татулыкка зыян салырга тырышуын күрәбез. Шул исәптән халыкара җәмәгатьчелекнең мөселманнарның хокукларын тәэмин итүгә карата фикерен кырысландыру омтылышлары да игътибарсыз калмады», – ди мөфти.

«Шуңа бәйле рәвештә, мөмкинлектән файдаланып, без бу гаепләүләрне кире кагып кына калмыйбыз, хәтта безнең мөфтиләр, Кырым мөфтие исеменнән республикага кунакка чакырып, килүчеләрнең үз күзләре белән нәрсә чын, ә нәрсә уйдырма икәненә инануын телибез. Ярымутрау мөселманнары тормышында ирешкән прогрессны үз күзләрең белән күрү була бу», – ди Крганов.

Ул Россиядә күпмилләтле җәмгыятьтә татулыкны тәэмин итү тәҗрибәсе белән уртаклашырга әзер икәнлекләрен искәртте.

Крганов Россиянең барлык төбәкләрендә мәчетләр һәм мәдрәсәләр булуын өстәде. Ислам Россиядә өстенлек итә торган дин булмаса да, аның таралуын беркем дә тоткарламый, дип билгеләп үтте мөфти.

«Моннан тыш, соңгы вакытта дини институтларның дәүләт структуралары белән үзара бәйләнеше сизелерлек ныгыды, нәтиҗәдә дин тоту хокукларын яклаучы, изге китапларыбызны, шул исәптән Коръәнне яклаучы, дин тотучыларның инануларын һәм намусын яклый торган законнар кабул ителде», - диде Россия мөселманнары Дини җыены башлыгы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100