news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлбир Крганов: Ислам миллионлаган мөселманнарның рухи кыйбласы булып тора

Бүген – Идел буе Болгар дәүләтендә рәсми рәвештә ислам дине кабул ителү көне. Россия мөселманнары Дини җыены рәисе Әлбир Крганов Бөтенроссия татар дин әһелләре җыенында «Ислам дине – милли үзенчәлегебезнең нигезе» дип әйткән иде.

«Татар халкының рухи, әхлакый нигезләрен үстерүдә ислам дине йогынтысын, заманча милләтара һәм диннәр арасындагы мөнәсәбәтләр ныгуының әһәмиятен билгеләп узу мөһим. Ислам дине – милли үзенчәлегебезнең нигезе. Күп динле Россия тормышында ислам тарихи урынын биләп, илебездә миллионлаган мөселманнарның рухи кыйбласы булып тора», – диде Әлбир Крганов.

Ул Аллаһның төрле милләт һәм дин вәкилләренә хәерле эшләрдә ярышырга кушканын искәртте. «Исламның уңай образын булдыру, нәфрәтчелеккә, исламофобиягә, экстремизмга каршы тору – өммәтебезне, Россия җәмгыятенең бердәмлеген ныгытуның мөһим юлы», – диде ул.

Әлбир хәзрәт Россия үзен гасырлар дәвамында уникаль мәдәни күптөрлелеге, рухи бердәмлеге формалашкан үзенчәлекле дәүләт цивилизациясе буларак күрсәтүен билгеләп узды.

news_right_1
news_right_2
news_bot