news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

​​​​​​​Әлбир Крганов: Чувашия хакимиятендә бюрократия аз

​​​​​​​Әлбир Крганов Чувашия халкын җирдән чәчрәп чыккан су белән чагыштырды.

​​​​​​​Әлбир Крганов: Чувашия хакимиятендә бюрократия аз
Әлбир Крганов
Салават Камалетдинов

Россия мөселманнары Дини Мәҗлесе рәисе, Мәскәү шәһәре, Үзәк төбәк һәм Чувашия мөфтие Әлбир Крганов Чувашия Республикасы хакимиятендә бюрократия аз булуын әйтте.

«Чувашиянең бер үзенчәлеге бар – хакимияттә бюрократия аз. Район башлыклары да, министрлар да эшмәкәрләргә һәрвакыт ачык. Биредә хакимият эшмәкәрләрнең тәкъдимнәренә һәрвакыт колак сала. Мин моны Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгының иҗтимагый советы әгъзасы буларак әйтә алам», - диде Әлбир Крганов XI Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены делегатлары белән Шыгырдан авылындагы очрашуда.

14 мартта эшмәкәрләр җыены делегатларын иң алга киткән татар авылларын күрсәтү максаты белән Чувашиянең Комсомол һәм Батыр районнарына алып килделәр. Россиянең төрле төбәкләреннән җыелган эшмәкәрләр Тукай, Урмай һәм Шыгырдан авылларында көн күрүче алдынгы хуҗалыклар һәм биредәге социаль инфраструктура белән танышты.

«Чувашиядә эшмәкәрлеккә бик сәләтле халык яши. Алар яхшы әйберне күрсә һәм аларга әз генә этәргеч бирсәләр, эшләре үзеннән-үзе китә. Мин моны җирдән чәчрәп чыккан су белән чагыштырам. Суга җир астыннан бәреп чыгарга мөмкинлек булса, ул үз юлын таба», - диде Әлбир Крганов.

 

Фото: © Салават Камалетдинов

Мөфти Казандагы Ислам бизнесы саммиты үрнәгендә «Шыгырдан диалогы» дигән авыл икътисади форумын оештыру тарихын сөйләде.

«Казанда Ислам бизнесы саммиты оеша башлаган елларда без дә Шыгырдан авылында шундый форум үткәреп карарга булдык. Башта кайбер либераллар бездән көлде, ләкин ул бик уңышлы проектка әверелде. Без «Давоска ерак, ә Шыгырдан якында» дигән девиз белән эшләдек. Чыннан да, Европа тауларыннан яңгыраган тәкъдимнәргә караганда, үзебезнеке якынрак булып чыкты», - диде Әлбир Крганов.

Әлбир Крганов сүзләренчә, «Шыгырдан диалогы» мәйданчыгында бизнес вәкилләре хакимият белән иркен аралаша. Бирегә чит ил инвесторлары, эшмәкәрләр, түрәләр, депутатлар, сенаторлар килеп, бизнесны борчыган мәсьәләләр турында фикерләшә. «Шундый сөйләшүләрдә сорауларга җавап һәрвакыт табыла», - диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100