Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әлбир Крганов: Чувашия мөселманнары Йолдыз авылындагы укытучы гаиләсенә йорт төзиячәк
Россия мөселманнары Дини җыены рәисе, Мәскәү шәһәре, Үзәк төбәк һәм Чувашия Республикасы мөфтие, Россия Федерациясенең Иҗтимагый палатасы әгъзасы Әлбир хәзрәт Крганов Курган өлкәсе Йолдыз авылына Чувашия мөселманнары күрсәтәчәк ярдәм турында сөйләде.
«Динебез ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә ярдәм итәргә кирәк, дип өйрәтә. Янгында каза күргән Эчкен халкына ярдәм кирәк. Бу изгелеккә ияреп, Чувашия мөселманнары да акчалата ярдәм оештырды, зыян күргән укытучы гаиләсенә бер йорт төзеп бирергә хәл итте. Дүшәмбе көнне имамнар Курган өлкәсе җитәкчелеге белән бу турыда сөйләште. Бердәмлек урамын бергә төзесәк күркәм булыр иде», - дип әйтте ул.
Мөфти «Милли тормыш һәм дин» XIII Бөтенроссия татар дин әһелләре форумының пленар утырышында катнашты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз