Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Әлбир Крганов «Изге Болгар җыены-2025»тә: Дәүләт дәрәҗәсендә бәйрәм үткәрү – олы нәтиҗә

Россия мөселманнары Дини җыены рәисе Әлбир Крганов Идел буе Болгарында Ислам динен кабул итүнең 1103 еллыгына багышланган «Изге Болгар җыены-2025»тә хәтеребезне яңартып тору әһәмиятен билгеләп узды.
«Болгар җирендә бәйрәмгә дип җыелыштык. Бөтен татар дөньясында аерым бер изге бәйрәм. Бу безнең төп йортыбыз. Бүген шушы мөбарәк җиргә сау-сәламәт килә алуыбыз өчен Аллаһка шөкер итик», – диде ул чыгышында.
«Үзенең телен оныткан кеше мәдәниятен, тарихны оныта, тарихны онытканның киләчәге була алмый. Хәтеребезне яңартып тору, дәүләт дәрәҗәсендә бәйрәмнәр үткәрү, тарихыбызны өйрәнү – бик кадерле, олы нәтиҗә. Бу олы эшләрне башкарган бөтен мөселман кардәшләргә, мөселман булмаганнарга, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка, Хөкүмәткә олы рәхмәтләребезне җиткеребез, Аллаһ әҗерен бирсен», – дигән теләктә калды Әлбир хәзрәт.
Ул Казан, Татарстанның нинди зур дәрәҗәгә ирешүенә сөенүен әйтте. «БРИКСта дөньяның яртысыннан артык өлешенең җитәкчеләре килде. «Россия – ислам дөньясы: стратегик караш» группасы конференцияләрендә катнаштык. Соңгы елларда бу группаның җанланып китүен күрәбез», – диде. Әлбир Крганов сүзләренчә, группа җитәкчесе Рөстәм Миңнехановның, шушы төркем әгъзаларының чит илләргә барып, зур эшләр башкарып йөрүе гомум ил дәрәҗәсен күтәрә. «Без, татарлар, шушы эшне башкара алуыбыз күңелгә май булып ята. Аллаһ дәвамнарын бирсен иде», – диде.
Җыенның тантаналы өлешендә, шулай ук, Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Россиянең мөфтиләр шурасы рәисе, Баш мөфти, шәех Равил хәзрәт Гайнетдин, Россиянең Азия өлеше мөселманнары Диния нәзарәте башлыгы Нәфигулла Аширов чыгыш ясады. Ахырдан Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин сүз алды. Чыгышыннан соң ул барлык кешене өйлә намазына чакырды. Җыенда катнашучылар Җәмигъ мәчете каршындагы мәйданга өйлә намазына кузгалды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз