news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Альбина Шаһиморатова әтисенең җырларыннан торган концертта катнашачак

18 ноябрьдә С.Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында композитор Әнвәр Шаһиморатов әсәрләре яңгыраячак.

(Казан, 13 ноябрь, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). 18 ноябрьдә 18.30 минутта С.Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында дөньякүләм танылган опера җырчысы Альбина Шаһиморатованың әтисе, һәвәскәр композитор Әнвәр Шаһиморатов җырларыннан торган концерт булачак. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә Әнвәр Шаһиморатов хәбәр итте.

Концертта Татарстанның - халык, Россиянең атказанган артисты, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Альбина Шаһиморатова, Татарстанның халык артистлары Римма Ибраһимова, Рөстәм Закиров, Альбина Шаһиморатованың укучылары Эльза һәм Артур Исламовлар, Алинә Шәрипҗанова һәм башкалар катнаша.

С.Сәйдәшев, С.Садыйкова, Р.Яхин иҗатыннан илһам алып яшәүче Әнвәр ага – үз моңын тапкан композитор. Кеше язмышын, аның кичерешләрен чагылдырган көйләре аша үз йөрәк җылысын башкаларга өләшә. Композиторның Г.Зәйнашева, Ф.Сафин, Ш.Җиһангирова һәм башкаларның әсәрләренә иҗат ителгән җырларын тамашачы яратып тыңлый. Әнвәр Шаһиморатовның беренче әсәрләрен җырчылар Татарстанның халык артисты Гөлзада Сафиуллина, Россия һәм Татарстанның халык артистлары Зилә Сөнгатуллина, Хәйдәр Бигичев та башкарды.

Белешмә өчен: Әнвәр Шаһиморатов 1947 елда Ташкент шәһәрендә туган. Әтисе Башкортстанның Авыргазы районы Солтанморат (татар әдбияты классигы Галимҗан Ибраһимовны биргән данлыклы төбәк) авылыннан. Әнисе Чүпрәле районы Кече Чынлы авылыннан. Әнвәр Шаһиморатов кечкенәдән музыкага хирыслыгы сәбәпле, баян классы буенча Ташкентта музыка мәктәбен һәм училище тәмамлый. Аннары Ташкент Дәүләт университетының юридик факультетында, Казан дәүләт университетында аспирантурада белем ала, юридик фәннәр кандидаты. Үзбәкстан башкаласында яшәп, адвокат булып эшләп яткан җирдән 1994 елда ул гаиләсе белән Казанга күченеп кайта. Һәм биредә 3 ел Идел буе округының Федераль арбитраж судында хөкемдар булып эшли.

Җырларны ул Ташкентта яшәгәндә үк яза башлый. Бервакыт аның кулына Әдхәт Синегулның “Кил миңа” дип исемләнгән шигырь җыентыгы килеп эләгә. Беренче җыр туа. Аннан автор Г.Зәйнашева белән таныша, Ш.Җиһангирова, Г. Мөхәммәтшин, Фәннүр Сафин, Кәүсәрия Шәфыйкова, Дилә Булгакова, Г. Гыйльмановлар белән иҗади элемтәләр булдыра. Кызы Альбина Казан музыка училищесында укый башлагач, көйләр язуы тагын да активлаша.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100