news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Альбина Шаһиморатова әтисенең концертында катнашу өчен Казанга махсус кайтты

С.Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында бүген дөньякүләм танылган опера җырчысы, баянга кушылып, әтисе язган җырны башкара.

(Казан, 18 ноябрь, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). Бу минутларда С.Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге лауреаты Альбина Шаһиморатованың әтисе, һәвәскәр композитор Әнвәр Шаһиморатов җырларыннан торган концерт бара.

Концерт тамашачыны авторның иҗаты белән якыннан таныштырудан башланып китте. “Әнвәр Шаһиморатовның җырларын халык арасында популярашуы башкаручылар исеме белән дә бәйле. Беренче әсәрләрен Гөлзадә Сафиуллина, Хәйдәр Бигичев, Альбина Шаһиморатова үз репертуарына кертте. Алинә Шәрипҗанова, Эльза белән Артур Исламовлар да үзенчәлекле әсәрләргә профессиональ игътибарын юнәлтте”, – диде җыр бәйрәмен алып баручы Илдар Кыямов.

Җырчы Гүзәл Галләмова башкарган “Язлар килер әле” җырын Әнвәр Шаһиморатов Кәүсәрия Шәфыйкова сүзләренә иҗат иткән. Җыр бәйрәмендә солистлар Ә.Шаһиморатовның җырларын “Казан нуры” халык уен кораллары оркестрына кушылып башкара. Оркестрның сәнгать җитәкчесе һәм дирижеры Татарстанның атказанган артисты Рәсим Ильясов. Шулай ук, композиторның әсәрләре баян белән дә яңгырый. Концертның икенче бүлегендә Ә.Шаһиморатовның кызы, дөньякүләм танылган опера җырчысы Альбина Шаһиморатова да баянга кушылып “Бәгырькәем, миңа син кирәк” (Ш.Җиһангирова сүзләре) җырын һәм Артур Исламов белән дуэт башкарачак. Әтисенең җырларыннан торган концертта катнашу өчен Альбина Шаһиморатова махсус Казанга кайтты.

Җыр бәйрәмендә Татарстанның халык артистлары Рөстәм Закиров, Римма Ибраһимова, Мөнир Якупов, яшь җырчылар Эльза һәм Артур Исламовлар, Айдар Гыйльметдинов, Алинә Шәрипҗанова да катнаша. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100