news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Альбина Шаһиморатова Санкт-Петербургтагы Мария театрына солистка итеп кабул ителгән

Театрның директоры, дирижер Валерий Гергиев җырчыны эшкә чакырган.

Альбина Шаһиморатова Санкт-Петербургтагы Мария театрына солистка итеп кабул ителгән
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 9 гыйнвар, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Опера җырчысы, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисткасы Альбина Шаһиморатова Санкт-Петербургтагы опера һәм балет театрына – Дәүләт академия Мария театрының труппасына солистка итеп кабул ителгән. Бу хакта җырчы Инстаграмдагы үз аккаунтында хәбәр итте.

Җырчы бу эшне театрның директоры дирижер Валерий Гергиев тәкъдим иткәнен яза һәм аңа рәхмәт әйтә.

  • Альбина Әнвәр кызы Шаһиморотова 1979 елда Ташкентта туган, Казан һәм Мәскәү консерваторияләрендә укыган. 2008 елдан Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында эшләгән. Татарстанның, Россиянең атказанган артисткасы, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе, “Алтын битлек” театр премиясе лауреаты.

news_right_1
news_right_2
news_bot