news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Альбина Шаһиморатова Мәскәүдә хәйрия гала-концертында чыгыш ясаячак

Билет сатудан җыелган акча һәм хәйрия взнослары А.Вавилова исемендәге онкоавыру балалар фондына тапшырылачак.

Альбина Шаһиморатова Мәскәүдә хәйрия гала-концертында чыгыш ясаячак
Салават Камалетдинов

(Казан, 15 апрель, “Татар-информ”). 16 майда Мәскәүнең “Новая Опера” театрында Альбина Шаһиморатова хәйрия гала-концертында чыгыш ясаячак. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендә тулы вәкаләтле вәкиллеге хәбәр итә.

Хәйрия гала-концерты Фуат Мансуров исемендәге Россия һәм БДБ илләре яшьләренең V Музыка фестиваленең “Таланты Содружества” гала-концерты кысаларында уза.

Программада “Новая Опера” театры, Россиянең Зур театры солистлары, шул исәптән Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисткасы Альбина Шаһиморатова чыгышлары каралган.

Махсус кунак Япониядән – скрипкачы Кодзи Моришита.

Концертта “Арт-Линия” сәнгатькә ярдәм итү фондының яшь музыкантлары катнаша. Алар арасында Муса Җәлил оныкчыклары да бар. Музыкаль программа белән герой-шагыйрьнең оныгы Татьяна Малышева-Җәлил җитәкчелек итә.

Концерт Россиянең, Татарстанның һәм Казахстанның халык артисты Фуат Мансуровның тууына 90 ел тулуга һәм Анжела Вавилова исемендәге Казан хәйрия фондының 15 еллыгына багышлана.

Билет сатудан җыелган акча һәм хәйрия взнослары А.Вавилова исемендәге онкоавыру балалар фондына тапшырылачак.

Фуат Мансуров Россия Зур дәүләт академия театрында 40 елдан артык дирижер булып эшли. Аның укучылары илнең иң яхшы оркестрларында уйный.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100