news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Альбина Шаһиморатова: Казанга милли моңны сагынып кайтам

Татар халкының җырларын тыңлап, җырлап үстем, чит илләрдә миңа үз моңыбыз җитми, ди дөньякүләм опера җырчысы.

(Казан, 19 ноябрь, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). Кичә, 18 ноябрьдә С.Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында һәвәскәр композитор, Әнвәр Шаһиморатовның 70 яшьлек юбилее уңаеннан оештырылган концерт булды. Концертны "Татар-информ" хәбәрчесе дә тамаша кылды.

Әнвәр Шаһиморатов җырларыннан торган җыр бәйрәмендә Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе, композиторның кызы Альбина Шаһиморатова да катнашты. Әтисенең җырлары яңгыраган концертта Альбина Шаһиморатова баянга кушылып Ш.Җиһангирова сүзләренә язылган "Бәгыйрькәем, миңа син кирәк" әсәрен, шулай ук Артур Исламов белән дуэт башкарды.

“Казандагы һәр чыгышыма зур дулкынлану белән әзерләнәм, - ди “Татар-информ” хәбәрчесенә Альбина Шаһиморатова. - Казанда тумасам да, бу шәһәр минем өчен кадерле. Биредә минем олы сәхнәгә беренче адымнар ясалды. Беренче тамашачым, беренче алкышлар да Казан сәхнәсендә булды. Бүген әлеге залда бара торган концерт – эксклюзив. Әтиемнең җыр бәйрәме беренче тапкыр С.Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында уза (моннан ун ел элек Г.Тукай исемендәге татар дәүләт филармония залында булган иде). Шунысы да куанычлы: концертта яшь солистлар җырлый. Әти җырларын махсус яшьләргә тапшырды. Шәхсән үзем әтинең җырларын яратып башкарам, чөнки аның әсәрләрендә якты хисләр, мәхәббәт тә, сагыш та, киләчәккә өмет тә бар. Ул җыр текстларына да, үз иҗатына бик таләпчән. Халыкчан җырлары моңландыра, җырчы аларны башкарганда рәхәтләнеп вокал мөмкинлекләрен дә күрсәтә ала. Гомумән чит ил опера сәхнәләрендә мин милли моңнарыбызны юксынам. Кечкенәдән җырлап үскән әсәрләр искә төшә. Мөмкинлек булган саен аларны җырларга тырышам, чөнки аларны башкарганда күңел тынычлана”.

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы Альбина Шаһиморатова белән эксклюзив әңгәмә эшләде. Әңгәмәне якын көннәрдә “intertat.tatar” республика электрон газетасыннан укырга мөмкин булачак


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100